Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: малларга азык сатып алу өчен субсидия бирәләр

.Чуаш Кичүе авыл җирлегендә яшәүчеләргә малларга азык сатып алу өчен 726 мең сум субсидия килгән.

 

Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Илзия Вәлиуллина әйтүенә караганда, тиешле документларны авыл халкы төгәл һәм вакытында тапшырган. Әлегә сыерлар һәм кәҗәләр өчен акча күчерелгән. Бер сыер асраучылар азык сатып алу өчен 2300 сум, ике сыерга – 3300әр, өч һәм аннан күбрәк сөтбикә тотучылар 4300 әр сум акча алган. Ә кәҗә асраучыларга 500 әр сум бирелгән. 

Хәзер ат асраучыларга азык сатып алуга субсидия өчен документлар җыю башланган. Чуаш Кичүе җирлегендә 11 бия исәптә тора. Хуҗаларына нинди документлар тапшыру кирәклеге хакында алдан әйтеп куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев