Нәсыйх Моратов һәм Каюм Гайнуллин Югары Әлморза авылында чишмә төзекләндергәннәр
Чишмәне табигать бүләге дип атыйлар. Гомер-гомергә чишмәне чистартып, төзек тоту иң саваплы гамәлләрдән саналган.
Шөкер, соңгы елларда авылларыбызда җир астыннан чыккан шифалы су чыганакларына игътибар артты. Авылларда булган чишмәләр торгызыла, чистартыла, ремонтлана, тирә-юне ямьләндерелә.
Һәр чишмәнең – үз тарихы
Безнең яктагы күп чишмәнең үз тарихы, аның турында халык телендә буыннан-буынга сөйләп киленгән риваятьләре бар. Чуаш Кичүендә, Иске Салман белән Абдул Салман арасындагысын “Изгеләр чишмәләре” дип йөртәләр. Шул авылда яшәүчеләр, анда туып үсеп читтә гомер итүче якташларыбыз кайгыртып торуы нәтиҗәсендә ул чишмәләр сихәт бирә торган комплекс итеп төзелде. Анда корбан чалу, аш-су хәзерләү урыннары, өсте ябулы корылмалар булдырылган.
Районда иң күп чишмәле авыллардан Иске Камка һәм Иске Алпарны атарга мөмкин. Бу авыл кешеләре ул чишмәләрне төзекләндереп, һәр елны яңартып торалар.
Бер-ике генә чишмәсе булган авыллар да байтак. Шундыйларның берсе – Югары Әлморза.
Күптән түгел Сиктермә авылында үткән бал-алма Спасында шул авылда яшәүче танышларым Каюм ага Гайнуллин белән Нәсыйх Моратовны очраттым. Ирексездән сүзебез чишмәләр турында сөйләшүгә күчте.
– Безнең авылда да соңгы елларда пыскып кына ага башлаган чишмәне төзекләндердек. Хәзер суы кайнап чыгып тора. Күреп китәргә уйламыйсызмы? –дигән иде Каюм абый.
Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлаховтан ул чишмәне төзекләндерүчеләр, ярдәм итүчеләр турында сораштым. Ул: “Югары Әлморзадан бик актив ике пенсионерым бар: Каюм Гайнуллин һәм Нәсыйх Моратов. Алар инициативасы белән чишмә торгызылды”,– диде.
Озакка сузмыйча без Югары Әлморзаның ул чишмәсен карап кайтырга да булдык.
“Әниләр чишмәсе”
Югары Әлморзага терәлеп диярлек Юхмачы елгасы ага. Аның аргы ягында чишмә булган. Әйе, чишмә берничә ел югалып та торган. Аны елганың иле күмеп киткән булса кирәк. Аннан ул янә, үзенә юл ярып, җир өстенә бәрып чыккан.
Без Каюм ага һәм Нәсыйх абый озатуында чишмәгә килдек. Аңа кадәр елга аша салынган җәяүле күпере аша чыктык. Мин “Бу күперне дә чишмә белән бергә төзедегезме?” дип сорадым.
–Күпер түгел инде, басма гына бу,–ди Каюм ага. Янәсе, ун метрлы тимер торба салып ясалган бу кичү урыны җәяүлеләр өчен генә дип эшләнгән.
Елганы үтеп, ярдан күтәрелүгә без “Әниләр чишмәсе” дип исеме язылган өсте ябулы беседкага килеп чыктык. Беседка башында өстенә куелган тимер бетон боҗрадан чишмә суы агып тора. Көмеш кебек суны тизрәк шунда ук элеп куелган чүмечтән авыз итеп карадык. Бу суның тәме безнең краннардан килә торган судан аерыла. Минераль катнашмалары барлыгы да тоемлана. Аны анализлар алырга дип тә алып киткәннәр. Соңрак без әлеге суның лабораториядән чыккан кайбер мәгълүматлары белән таныша алдык. Минераль матдәләргә бай икән ул.
Чишмә бик матур төзекләндерелгән, тимер коймалар белән әйләндереп алынган, беседкага өстәл утыргычлар ясап куйганнар. Монда килгәндә шуңа игътибар иттек: юллар биредә шактый такырайган, тапталган. Димәк, халык бирегә күп йөри. Минем уемны күзәткәндәй Нәсыйх абый:
– Шәһәрдән кайтучы авылдашлар, кунаклар бирегә килергә яраталар. Фотоларга, видеога төшереп авылдашлар, башка группаларга куялар. Димәк, чишмәнең төзеклеген күпләр көткән, шуңа сөенгән, без шуңа да шатландык,– ди Нәсыйх Моратов.
Билгеле, кечкенә генә нәрсә төзи башласаң да, фәлән сумлык чыгымнарга әзер булырга кирәк. Күренә-монда шактый төзелеш материалы кулланылган.
Каюм ага әйтүенә караганда, әлеге шифалы сулыкны төзекләндерү белән берничә ел инде авылдашлары Гөлбикә Галимова (кыз фамилиясе) янып йөргән. Ул Чистай шәһәрендә яшәсә дә, яшьлек хатирәләре барып тоташкан шул чишмәне төзекләндәрү турында хыялланган. Каюм агага үз гозерен җиткергән “материалларга күпме акча кирәк, шулкадәр бирәм” дип тә ышандырган.
Шулай итеп, Каюм ага белән Нәсыйх абый бу эшкә керешәләр. Аларга авылдашлары да ярдәмгә килгән. Авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов та, бу эшне хуплап, тимер баганалар белән булышкан. Шулай итеп, ике атна дигәндә, чүп үлән арасында, тормышта рәнҗетелгән ятим бала сыман пыскып кына яшәгән чишмәгә җан өрелә. Ул хәзер кайнап торган су чыганагы булып әлморзалыларны сөендереп тулы куәткә агып тора. Яңа исеме дә халык теленә җиңел керә, “Әниләр чишмәсе”нә бардыңмы?” дип хәл-әхвәл сорашканда әйтеп куя башлаганнар.
Ә инде авыл имамы Вәгыйзь хәзрәт Зәкиев өлкән буынны шунда җыеп, аш-су хәзерләтеп Коръән сүрәләре укыган, догалар яңгыраткан.
Монда зарлануны белмиләр
Югары Әлморзага беренче тапкыр килгән кеше “бу авыл бигрәк зур булып сакланган, төзек өйләр, ямьле урамнар” дияр иде. Чынлап та авыл гаять актив тормышта яши бирә. Монда, бар авылга нур чәчеп ,мәчет горур басып тора, аңа каршы гына модульле фельдшер акушерлык пункты эшли. Биредә 9 еллык мәктәп бик актив эшчәнлеген дәвам итә, мәдәният йорты, балалар бакчасы бар. Урамнар яши торган өйләр белән тулып тора. Ничек Әлморзага замана җиле кагылып авылны таркатмаган соң? Сәбәбе аның биредә яшәүче халкында, минемчә. Авылда гомергә халык бик тырыш, үҗәт булып яшәде. Берничә ел элек монда 15-20 шәр савым сыеры асрап, җиргә нык басып тормыш алып баручы гаиләләр турында “Әлки хәбәрләре” газетасында язып та чыккан идек. Хәзер дә авылда бик күпләр ишле мал асрауны дәвам итәләр икән. Әйтик, Алмаз Нотфуллин, Рәис Шәяхмәтов, Рамил Гатыйпов, Илдар Гатыйпов, Минзакир Шәяхмәтов, Наил Билалов гаиләләре шундыйлардан. Кыскасы, һәр таңда урамнарны тутырып авыл көтүен болынлыкка алып китәләр. Халык, күп итеп печәнен хәзерләгән. Ә саламны “Востокзернопродукт” җәмгыяте, күпме кирәк, шулкадәр ташырга рөхсәт бирә.
Авылдан иртәдән дистәләгән кеше хезмәт урыннарына чыгып китә. “Хузангай” җәмгыятеннән 5-6 кешене һәр көнне вахта машинасы алып китеп, китереп куя. Үзләренең авыллары башындагы мөгезле эре терлек симертү мәйданында күпләр даими хезмәт урыны тапкан. “Востокзернопродукт”та, Түбән Кәчи сөтчелек комплексында “Алксеевскдорстрой” җәмгыятендә хезмәт куючылар күп.
Кайбер авылларга баргач, “яшьләргә эш юк, шуңа китәләр” дигән сүзне ишетергә туры килә. Югары Әлморзада алай зарлануны белмиләр. Киресенчә, хәзер эшләгән кешегә кадер-хөрмәт зур диләр. Әнә Нәсыйх абыйның ике улы да авылда төпләнеп калган. Илнар Моратов “Көньяк Әлки” идарәсендә тракторда эшли. Узган айда 160 мең сум хезмәт хакы алган. Дөрес, бу иң кызу эш чорында шулай. Йөзәр мең алып эшләгән айлары да күп икән. Кышын да Илнарны тик тотмыйлар – комплекста эшләүче механизаторларга ял бирергә чакырып торалар. Тагын бер улы Альберт “Алексеевскдорстройда” шофер булып эшли. Авылыннан иртүк үз машинасында чыгып китә, кич кенә кайта. Җәй әйләнәсе 15 әр көн командировкада эшли. Гаиләсенә уч тутырып акча алып кайта.
Медиклар династиясе
Чишмә янында барган әңгәмәбез бик кызыклы килеп чыкты бит әле. Каюм Гайнуллиннар гаиләсенең гаять үзенчәлекле булуын ачыкладым. Каюм ага Чистайда авыл хуҗалыгы техникумында укыганда шәфкать туташы хәзерләүче училищеда һөнәр алучы шул як кызы белән танышып, гаилә кора. Хатыны Рузалия Гомәр кызы гомере буе Югары Әлморзада фельдшер хезмәтен башкарып, лаеклы ялга чыга. Пенсиягә киткәндә үз урынына медицина һөнәре алган кызы Илсөярне калдыра. Хәзер Илсөяр Туктарова, авылда яшәсәләр дә, райондагы ашыгыч ярдәм хезмәте күрсәтү бүлегендә эшли. Шуңа укытканнар аны.
Ә Илсөярнең Алсу исемле кызы башта Түбән Камада шәфкать туташы һөнәренә укыган, хәзер Казан медицина университетында белем ала. Алсуның сеңлесе Әдилә дә район юлламасы белән Казанда фельдшерлыкка укый икән. Нияте – районга кайту.
Чишмә төзелешен башкарган тынгысыз бу ир-атлар гомере буе үзләре дә туган җирдә хезмәт иткәннәр, балаларын да авылда нигезле итә алганнар.
Ярышларга җыеналар
Каюм Гайнуллин һәм Нәсыйх Моратов һәвәскәр балыкчылар да әле. Кичә генә Чулман елгасыннан кармакка берәр чиләк балык тотып кайтканнар икән.
Кыш аенда балыкчылар ярышында Каюм Гайнуллин өлкәннәр арасында беренче урынны алган иде. Ул шулай ук спорт ярышларында да актив катнаша. Инвалидлар арасында үткән район спартакиадасында дартс ярышында беренче булган. Хазер әнә дусты Нәсыйх Моратов белән Өлкәннәр көне уңаеннан үтәсе спорт ярышларына хәзерләнәләр икән.
...Югары Әлморза авылының тагын бер чишмәсе бар әле. Анысын да төзекләндергәч, шуның янында рәхәтләнеп аралашып утырырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев