Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәҗип Нәккашның хатыны Әлки районыннан

.

Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нәҗип Нәккаш-Исмәгыйлевнең күргәзмәсе эшли.Биредә Габдулла Тукай,Баки Урманче,Шиһабетдин
 Мәрҗани,Муса Җәлил,Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов һәм башка күренекле шәхесләрнең тугралары урнаштырылган.Нәҗип Нәккашнең атасы ягыннан нәсел агачы, шәҗәрәсе куелган.Ул 1629 елдан башлана.Күргәзмә профессиональ яктан зәвыйклы итеп эшләнгән.Тагын шуны өстәп әйтәсем килә, Нәҗип Нәккаш  иҗат иткән тугралар, шәҗәрәләр Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге диварларын бизи.Бездә уздырыла торган "Шәҗәрәм"конкурсының жюри рәисе.Без шундый шәхес белән аралашуыбызга горурланабыз.Тагын шунсы хак, Нәҗип Нәккашның хатыны Илсөя ханым Исмәгыйлева тамырлары белән Әлки районыннан..Уллары да каллиграфия сәнгате осталары.Аларга татар халкының матур язу сәнгатен түкми-чәчми яшәтүләре өчен рәхмәт!
Әлки якташлар группасына Флера Абдуллина шулай дип язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев