Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әнисе Әлкидән булган биючегә һәйкәл куелды

Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында Рудольф Нуриевка һәйкәл куелды.

 

Рудольф Нуриев дөньяга танылган биюче. Аның әнисе Фәридә апа Татар Төгәлбәе авылында туып-үскән. Соңрак ул Казанга китә, хәрби офицер Хәмит Нуриевка кияүгә чыга. Аларның өч кызларыннан соң төпчек уллары  Рудольф  поездда туа. Поезд Владивостокка барганда, Иркутск шәһәре янында булачак бөек биюче дөньяга килә.

Рудольф Нуриевның яшьлеге Уфада уза. 17 яшьтән ул Ленинградка күчә, С.М.Киров театрына чакыру ала. 1961 елда Франциягә  гастрольләр вакытында сәяси сыену сорап, биюче шушы илдә кала. Әнисе Фәридә апа үлгәч, 1985 елда өч көнгә СССР га кайтырга рөхсәт бирәләр.

Казанда һәр елны Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале үтә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев