Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Озак еллар район мөхтәсибе булган Ислам ага Шәйхетдинов олуг юбилеен билгеләп үтте

Казанда Диния нәзарәте корылтае бара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң лаеклы имамнарны бүләкли. Сәхнә түренә беренче булып Әлки районы имам-мөхтәсибе 84 яшьлек Ислам Шәйхетдинов чакырыла. 700 кеше сыйдырышлы тамаша залы тулы халык аягүрә басып “Татарстан алдындагы казанышлар өчен” медале иясен – Ислам хәзрәт Шәйхетдиновны алкышлый.

Моннан алты ел элек булган бу вакыйганы Ислам ага бүгенгедәй хәтерли. Президент бүләк тапшырганда  олпат имамны (ул республикада иң өлкән имамнарның берсе була) олы хөрмәт белән җилкәсеннән кочаклап ала, ихлас теләкләрен әйтә.

Ислам хәзрәт Шәйхетдинов 20 елга якын районыбызда имам-мөхтәсиб булды. Бу чорда  мәчетләр күп төзелде, мөхтәсибәттә актив эш алып барылды. Мәчетләрне рәсми теркәү, аларга электр, газ кертү, болар белән бәйле бихисап документлар тутыру... Әлеге эшләрне үзвакытында һәм тиешенчә башкару өчен район мөхтәсибе күп тырышлык куя. Дөрес, Ислам ага үзе бу мәсьәләләрне хәл итүдә   район җитәкчелегенең һәрдаим  ярдәм күрсәтүен әйтә.

Районның ул чактагы җитәкчесе Фердинант Дәүләтшинның да олы ихтирамын, туганнарча кайгыртуын, булышлыгын тоеп эшли мөхтәсиб.

Ислам ага Шәйхетдинов бүген дә районның абруйлы кешесе. Район башлыгы Александр Никошин һәрдаим аның хәл-әхвәлен белешеп тора, олы тантаналарга мәртәбәле кунак итеп чакыра.

Гомер иткән җәмәгате Мәгъсүмә апа бакыйлыкка күчеп, Ислам аганың пар канатсыз калуына да 12 ел инде. Әмма, берүзе яшәсә дә, ул ялгыз түгел. Балалары, оныклары  аны гел кайгыртып торалар. Туганнары, дуслары-танышлары да аксакал ил агасы белән аралашып-хәбәрләшеп яшиләр.

 

Мәгъсүмәсе белән яшәгән, балалар үстергән елларны Ислам ага моңсуланып һәм сагынып искә ала. Аларның танышу-өйләнешүләре  үзе бер кызыклы тарих.

Мәүләшә авылында туып үскән Исламетдин озын буйлы, нык бәдәнле, бик чибәр егет була. Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллар бу. Бервакыт Исламны Урта Әлки авылына утын хәзерләү буенча бригадир итеп җибәрәләр. Ул чагында  Юхмачыда райтопсбыт оештырылмаган була әле. Район хаҗәтенә – халыкка, оешмаларга тиешле утын Урта Әлкидә хәзерләнә. Биредә эшләүчеләр шушы авылда яшәп җәй буе утын көйлиләр. Ислам шунда кичке уеннарда Мәгъсүмәне күреп ала да инде. Үзе әйтүенчә, кыз күз явын алырлык матур була. Әмма бит авылда да егет-җилән күп. Башка саладан эшкә килгән егеткә авылның карап торган бер чибәрен бирәселәре килерме? Кызга ничек мәхәббәтен аңлатырга икән дип баш вата Ислам. Ә бит Мәгъсүмә туташ үзе дә  бу чая, чибәр егеткә күз салган икән. Бу инде хәлне җиңеләйтә. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт кабына.

Шул көннәрдә Исламның Бөек Ватан сугышында катнашкан бертуган абыйсы армия хезмәтеннән кайтып төшә. “Энекәш, сиңа өйләнергә кирәк. Мин әле 5-6 ел эшләп тормышка мая туплыйм. Ә сиңа төп йортта яшисе, әти-әнине тәрбиялисе. Әйдә, гаилә корып җибәр”,–ди абый кеше. Яраткан кызың бармы, дип тә кызыксына. Бар, билгеле, Мәгъсүмә!

Шулай итеп, атлар җигеп Урта Әлкигә китәләр. Кызны ярәшеп, йортка килен төшерәләр. Ислам абый белән Мәгъсүмә апа үзара аңлашып, бик матур яшиләр. Шатлыгын да, авырлык-югалтуларны да уртак итеп, 57 ел бергә гомер итә алар. Сигез бала табып үстерәләр. Ни кызганыч, бүген инде бер уллары һәм ике кызлары гына исән-сау.

Базарлы Матакта яшәүче улы Ринат әтисен бигрәк тә хөрмәтләп тәрбияли. Аерым яшәсәләр дә, ул иртә-кич әтисе янында. Ринатның гаиләсе Ислам аганы кайнар ризыктан өзми, һәр теләген үтәп тора.

 

Ислам абый Шәйхетдиновның тормыш юлы үкенмәслек матур үткән. Хезмәт юлы да мактаулы. Ул гомергә гайрәтле, тырыш ир, чын эш кешесе була.

Бик яшьли кул арасына керә ул. 12 яшендә инде хат ташучы булып эшли. Михнәтле Бөек Ватан сугышы еллары бу. Сагыну тулы солдат хатлары да, кара пичәтле кайгы кәгазьләре дә таратырга туры килә үсмер почтальонга. Сугышның кешеләргә күпме хәсрәт, югалту китерүен, ачы күз яшьләрен, ачлык газапларын да күреп үсә ул.

 

Озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куя Ислам абый. Нинди вазыйфа биләсә дә, булсын дип, зур җаваплылык тоеп эшли. “Алпар” совхозының Мәүләшә бүлекчәсе управляющие булганда да, терлекчелек буенча мөдир вазыйфасын биләгәндә дә аның кул астындагы коллектив  гел әйбәт эш күрсәткечләренә ирешә. Булдыклылыгын күреп, Ислам Шәйхетдиновны Базарлы Матак икмәк комбинаты җитәкчесе итеп тә билгелиләр. Ул вакытта көненә 15 әр тонна ипи пешерелә. Күмер, утын ягып бит әле.

Ислам ага бер кызыклы вакыйганы әле дә искә ала. Ул пекарня директоры булып эшләгәндә берзаман республикадан Татпотребсоюз рәисе җитәкчелегендә тикшерү килеп төшә. Билгеле инде, тикшерүчеләр күбрәк гаеп, кимчелекләр эзлиләр. Әмма һич бәйләнергә сәбәп таба алмыйлар. Икмәк сыйфатлы пешә, өзеклекләр тумый, пекарня территориясе әйбәт хәлдә. Комиссия  шелтә урынына җитәкчегә премия биреп китә.

Таләпчән һәм оста оештыручы җитәкче була Ислам Шәйхетдинов. Берара район җитәкчеләре аны Ленин исемендәге колхозга рәис булып барырга да кыстыйлар. Әмма ул “минем бит белемем аз” дигән сылтау белән баш тарта.  Югыйсә белем дигәне аның хәттин ашкан. Уку йортларын тәмамламаса да, нәкъ мәгълүм язучы сүзләренчә, тормыш институтлары уза ул. Аның акыл-зиһене, бай тормыш тәҗрибәсе, искиткеч хәтере бүген дә сокландыра.

 

Дин юлына баскач та хәтеренең әйбәт булуы бик ярдәм итә аңа. Күп нәрсәне үзлегеннән өйрәнә Ислам ага. Дини китаплар укый, догалар ятлый. Базарлы Матактагы Актай мәчете имамы булганда да, район мөхтәсибе вазыйфасын биләгәндә дә ул гел халык арасында булды, ислам дине йолаларын башкарырга көчен, вакытын кызганмады ул. Күпме яңа туган оланга Ислам хәзрәт тарафыннан исем кушылган, никадәр яшь парларга никах укылган. Җеназа йолаларын җиренә җиткереп үтәгән өчен дә күпләр аңа рәхмәтле. Гомумән, кеше нинди гозер белән мөрәҗәгать итсә дә, ул беркемне кире бормый, һәркемгә булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. Ислам хәзрәт бит әле хаҗ кылу бәхетенә ирешкән хаҗи да.

Чәчәккә күмелгән ямьле җәй аенда Исламетдин Сәләхетдин улы 90 яшьлеген билгеләп үтте. Аны бу олуг юбилее белән район җитәкчеләре дә хөрмәтләп тәбрикләде. Без барлык газета укучыларыбыз исеменнән Ислам аганы котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, бүгенгедәй ачык зиһен белән әле күп еллар бәрәкәтле гомер кичерүен телибез.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев