Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пандемия чорында да тотрыклы эшләдек

​​​​​​​Узган атнада муници­паль район советының үткән ел нәтиҗәләренә багышланган утырышы булды.

  Аның эшендә Та­тарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

 

“Мәктәп ашханәсендә тәмле ашаталар”

Сессиягә кадәр район башлы­гы Александр Никошин озату­ында Марат Әхмәтов, Татар­стан Дәүләт Советы депутат­лары һәм башка чакырылган кунаклар Яңа Салман урта го­мумбелем мәктәбендә булды­лар. Биредә алар укучыларга белем бирү, аларны туклан­дыру шартларын карадылар.

Мәктәптә бүген 34 бала белем ала. Уку йортына 2012 елда республика программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды. Кунаклар килгәндә өлкән сыйныфлар укучылары ашханәдә тукланалар иде. Ба­лалар өстәлендә кәбестә ашы, борчак боткасы, кәбестә са­латы. Марат Әхмәтов укучы­лардан: “Тәмле ашаталар­мы?” дип кызыксынды. Алар исә бертавыштан: “Тәмле. Гел төрле ризыклар бирәләр”,– диделәр.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Яңа елдан соң район мәктәпләрендә балалар­ны тукландыру бит аутсор­синг аша оештырыла. Ягъ­ни ризыкларны “Эдем” җәмгыятеннән әзерләп китерәләр. Мәктәпләр өчен бердәм меню төзелә. Мәктәп директоры Альберт Мәхмүтов әйтүенчә, аларда укучылар­ны ашату буенча барлык мәсьәләләр уңай хәл ителгән.

 

Депутатларны биеттеләр

Аннан кунаклар Балалар иҗат йортына килделәр, биредәге төрле түгәрәкләр, иҗат кол­лективлары, хәрби-патриотик клублар эшчәнлеге белән та­ныштылар. Иң элек тренер Максим Муштаков аларга яшь бадминтончыларның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә яулап алган күп санлы бүләкләрен күрсәтте. Бадминтончы малай­лар-кызларыбыз соңгы еллар­да ярышларда гаять уңышлы чыгыш ясыйлар, җиңүләре белән сөендерәләр. Кунаклар килгәндә дә янәшәдәге спорт залында балалар бадминтон уйный иде.

Тагын бер түгәрәктә ма­лайлар-кызлар рәсем ясау, мультфильмнар төшерү серләренә өйрәнә. Куна­кларга алар кызыклы итеп үзләренең шөгыльләре турын­да сөйләделәр.

Икенче бер бүлмәдә робот тех­никасы белән җенләнүче уку­чылар каршы алды. Бер ма­лай үзе җыйган кофе ясый тор­ган роботның ничек эшләвен күрсәтте.

Икенче каттагы фойеда Ба­зарлы Матак һәм Юхмачы мәктәпләрендә эшләп килүче хәрби-патриотик клубларда шөгыльләнүче малайлар-кыз­лар үз экспонатларын урнаш­тырганнар. Алар үзләренең эзтабарлык эшләре, сугыш үткән урыннарда казу-эзләнү эшләре алып барулары, фронт­та хәбәрсез югалган дип санал­ган якташларының язмышла­рын ачыклаулары хакында ма­выктыргыч итеп сөйләделәр.

Зур залда татар, рус, чуаш фольклор ансамбльләре кунакларны чиратлап сәламләде. Милли киемле егет-кызлар хәтта Дәүләт Со­веты депутатларын түгәрәк уенында дәртле көйгә биетеп тә алдылар.

Кунаклар музыка мәктәбендә шөгыльләнүче балалар иҗаты белән дә кызыксын­дылар. Алар халык уен ко­раллары ансамбле чыгышын, гармунчылар төркеме уйна­ган моңлы көйне дә тыңлап үттеләр.

 

Журнал да кунакка килгән

Сессия үтәсе район мәдәният йорты каршында исә үзебезнең эшмәкәрләр җитештергән төзелеш ма­териаллары күргәзмәсе урын алган. Биредә чүкеп эшләнгән бизәкле капкалар, брусчатка үрнәкләре, агач­тан ясалган өй җиһазлары, пластик тәрәзәләр һәм баш­ка йорт-җир, төзелеш өчен кирәкле әйберләр тезелеп киткән.

Ә инде мәдәният йорты фой­есында республикабызның иң абруйлы басмаларыннан берсе – “Татарстан” журналы үз күргәзмәсен җәелдергән иде. Журналның баш ре­дакторы Татьяна Вафина әлкилеләрнең бу басманы иң актив укучылар булуын әйтте. Журналга иң күп язы­лучылар да бездә икән. Үзара хезмәттәшлек, басманы та­гын да киңрәк пропагандалау йөзеннән “Татарстан” безнең зур форумда катнашты.

Фойеда шулай ук “Әлки” коо­перативы җитештергән про­дукция, мәктәп яны участо­кларында үстерелеп, кыш­ка тозлап-маринадлап ку­елган яшелчәләр урнаш­тырылган. Мондагы милли ризыкларның төрлелеге дә сокландырды кунакларны.

 

Ит-сөт җитештерүне арттырырга

Район советы утырышы эшендә күп мәртәбәле куна­клар катнашты. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урын­басары Марат Әхмәтовтан тыш, Дәүләт Советы депутат­лары Фоат Вәлиев, Альберт Мөхәммәтшин, Александр Чубаров, Камил Нугаев, ре­спублика урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе киңәшчесе Владимир Козон­ков, “СтройГазПроект” ҖЧҖ директоры Рәис Хәйруллин, “Эдем” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнур Сафина һәм башка җаваплы хезмәткәрләр кат­нашты.

Утырышта район башлыгы, район советы рәисе Алек­сандр Никошин “Районның 2020 елда социаль-икътиса­дый үсеш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турын­да” доклад белән чыгыш ясады (докладның төп те­зислары белән газетаның 3 нче битендә танышырга була).

Доклад буенча фикер алы­шуларда чыгыш ясаган “ВостокЗернопродукт” ЯАҖ “Көнбатыш Әлки” филиалы директоры Марс Сәгыйров к о л л е к т и в н ы ң б ү г е н г е эшчәнлеге белән таныш­тырды.

Хәзерге вакытта агрохолдинг Татарстанда 221 мең гектар җир эшкәртә. Шуның 71,5 мең гектары Әлки районында. Хол­дингта 720 кеше хезмәт куя. Район территориясендә иген­челек белән беррәттән терлек­челек тармагы уңышлы эшли. Дүрт терлекчелек комплексын­да һәм 20 иярчен фермалар­да 27 мең 563 баш мөгезле эре терлек асрала. Аларда уртача айлык хезмәт хакы 25021 сум. Районда 100 мең тонна сыйды­рышлы элеватор, елына 18 мең тонна орлык җитештерергә сәләтле завод эшли.

Марс Сәгыйров быел үз ал­ларында торган бурычларга да тукталды. Бу – ит һәм сөт җитештерү күләмен арттыру, уртача хезмәт хакын үстерү, яңа авыл хуҗалыгы техника­сы сатып алып, җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен киметү.

 

Медиклар алгы сызыкта булды

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина үз чыгышын бөтен дөньяны тетрәткән афәт – коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш мәсьәләсеннән башла­ды. Былтыр районда 28 кешедә ковид-19 чире лаборатор нигездә расланган. 379 паци­ент пневмониядән дәваланган. Табиблар, шәфкать туташ­лары, гомумән, барлык ме­дицина хезмәткәрләре, көн- төн хезмәт куеп, авыруларны тизрәк терелтү, чирнең таралу­ына юл куймау өчен көрәште. Кешеләр саулыгы сагында то­ручыларга рәхмәт йөзеннән а к ц и я л ә р о е ш т ы р ы п , эшмәкәрләр дә булышлык күрсәтте. Баш табиб корона­вирус инфекциясен профилак­тикалауда район газетасының нәтиҗәле эшләвен дә

югары бәяләде.

Светлана Одушкина узган ел йогышлы авырулар корпу­сын капиталь ремонтлауда (ул 40 миллион сумга төште) һәм медицина җиһазлары алуда (21 миллион сумлык) ярдәм иткән өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

 

Тормыш дәрәҗәсен күтәрергә

Районыбыз эшчәнлегенә республика җитәкчелеге күзлегеннән бәяне Марат Әхмәтов бирде.

–Мин авыл хуҗалыгы ми­нистры булып эшләгәндә үк әйтә килдем, Әлки халкы үзенең якташларыннан бик уңды, дип. Айрат Хәйруллин, Иван Казанков күп милли­ард сумлык инвестицияләр кертеп, Әлки җирен уңышлы яшәтә килделәр. Айрат Нәҗип улының эшен хәзер аның улы Адель дәвам итә. Тагын бер горурланырлык якташыгыз – Фоат Вәлиев бар сезнең. Эре эшкуарлар Альберт һәм Да­мир Шәйхетдиновлар район тормышын җанландыру һәм үстерүгә саллы өлешләрен кертәләр. Бу сезнең милли байлыгыгыз, ныклы таяны­чыгыз. Мондый якташлар, мөмкинлекләр булганда та­гын да нәтиҗәлерәк эшләргә була,–ди Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук районда яшәү ми­нимумыннан түбәнрәк хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең әлегә күп булуын әйтте.

–2020 елда 2443 кеше, ягъни барлык халыкның 13,1 процен­ты яшәү минимумы дип кабул ителгән 9600 сумнан (2020 елның 4 кварталында)

кимрәк керем алып яшәгән. Бу республиканың ур­тача күрсәткеченнән ( 7 , 8 процент ) , Россия Федерациясендәгедән (12,3 процент) дә югарырак. Бу районны бизәми. Быел аз керемлеләр санын киметү өстендә эшләргә кирәк,– диде ул.

Марат Әхмәтов районның авыл хуҗалыгында юга­ры күрсәткечләргә ире­шеп эшләвен хупла­ды. Сессия ахырында бер төркем әлкилеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев