Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент сайлауларына кандидат буларак тәкъдим ителүче Владимир Путин өчен имзалар җыю башланды

2024 елның төп сәяси вакыйгаларының берсе – Россия Федерациясе Президентын сайлауга старт бирелү. Владимир Путин үз-үзен тәкъдим итүче буларак, сайлауларда катнашырга теләк белдерде.


Чынлыкта Владимир Путин ул – халык ышанычын яулаган лидер. Президентның илдә үткәргән сәясәтенә күп миллионлаган халык теләктәшлек белдерә. Тормыштагы уңай үзгәрешләрнең башында көчле сәясәтче, дөньякүләм лидер ил җитәкчесе тора. 
Күп кенә әлкилеләр Президентлыкка кандидат Владимир Путинга теләктәшлек белдерүен күрсәтү өчен, имзалар җыю пунктына (район мәдәният йортына) килделәр. 

“Безнең бурычыбыз – теләге булган  әлкилеләрдән Россия Президентына тәкъдим ителүче Владимир Путинга имзаларны  бик пөхтә, юридик төгәл итеп җыеп тапшыру”, – диде район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов.
В.Путин өчен теләктәшлек белдерүчеләргә махсус кәгазьне үз кулы белән тутыру сорала. Үзең белән паспортың булу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев