Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәмис Гаязов: Балык тотып, сату эше белән теләсә кем шөгыльләнә алмый

Халыкта “балыкчының киеме юеш–тамагы ач” дигән әйтем бар. Янәсе, алар җитеш яшәмиләр.

 Ә бүгенге балыкчылар тормышы ничегрәк? Без алты елдан артык Идел елгасыннан балык тотып, аны сату эшмәкәрлеге белән шөгыльләнүче Алпар егете Рәмис Гаязов белән шул турыда сөйләштек. 
– Рәмис районда балыкчылык кәсебе белән бик сирәкләр шөгыльләнә. Мин ике кешене генә беләм. Шул ук вакытта елга балыгы белән сәүдә итүчеләр  рәтендә халыктан “сез бит ул балыкны үстермәдегез, тоттыгыз да сатасыз–нигә бәяләрегез кыйммәт? дигән сүзне ишетергә туры килә. Моңа сезнең караш ничегерәк?
–     Чынлап та балык тотып–сату эше белән теләсә кем шөгыльләнә алмый. Шуңа районда бик сирәкләр бу төр эшмәкәрлектә. Аның әйтеп бетергесез нечкәлекләре бар. Без бит браконьерлар түгел. Рәсми төстә Иделдән урын алып балык тотабыз. 
“Балыгың нигә кыйммәт? дигән сорауларны миңа бик сирәкләр биргәли. Күбрәк “сездә арзан икән” диләр. “Кыйммәт” диючеләргә исә “нигә үзегез тотмыйсыз, миннән сатып аласыз? дип тә сорауларына сорау белән җавап бирәм. 
–     Ә шулай да кешеләр табынына килгәнче елга ризыгы нинди юллар үтә?
–     Иң элек рәсми шөгыльләнүчеләр Самара шәһәрендәге берничә дәүләт оешмасыннан Идел елгасыннан балык тоту белән шөгыльләнү буенча сулык аларга тиеш. Минем, мәсәлән 191 гектар су мәйданы бар. 
Аннан ул балыкны тоту өчен бригада оештырырга тиешсең. Аларны моторлы көймәләр, ягулык белән таэмин итәсең. Әле бит елгага керүгә балык көймәгә сикереп менми... Димәк, аны тоту җиһазлары сатып аласың. Халыкта аны “ау”диләр инде. Ауны елгага салгач, аны көймәләр, елгадан аккан авыр агачлар юкка чыгармасын дип саклап торасың. 
–     Бер көндә иң күбе ничә килограмм балык тотканыгыз бар соң? 
–     Иң күбе тәүлеккә 500 килограмм тоткан бар. Әмма андый вакытлар бик сирәк була. Быел 9 айда 18 тоннадан артык балык тоттык:
–     Аны бит әле урнаштырасы да бар. Тиз бозыла торган азык, бигрәк тә җәй айлары... 
–    20 кешедән торган бригаданың продукциясен  урнаштыру белән үзем шөгыльләнәм. Мин Кама арты районнарында сату итәм. Бик күп инде безнең күмәртәләп сатып алучы эшмәкәрләребез бар. Алар башлыча туклану предприятиеләре, сату белән шөгылләнүчеләр. 
–     Ә нинди балык эләгә сезгә Иделдән? 
–     Күбрәк сазан, чуртан, бәртәс, алабуга, эре карп эләгә. Затлыракларын да каптыргалыйбыз, әйтик җәенне. Бәяләр бездә түбән: бер килосы 100 сумнан–200 сумга чаклы. Башлыча балыкны тере килеш урнаштырабыз, сорау булганда ыслап, тозлап, киптереп тә бирәбез.
–     Балыкчының уңышы һава торышына бәйлеме? Нинди проблемалар туганы бар?
–     Һава торышына безнең хезмәт турыдан-туры бәйле. Чөнки ел буе бу эш белән шөгыльләнәбез. Балык актив вакытта–көн җилле, яңгырлы булып елгага керә  алмаска мөмкинсең. Былтыр кыш 100 мең сумлык ау җәтмәсе сатып алып Иделгә салдык, китте каты суыклар. Яңа җәтмә  боз астында калып юкка чыкты. 
–     Элек бер авылда халык әйтә булган: “безнең алпавытка рәхәт – кояшлы көн булса умарталары бал җыя, җил чыкса тегермәне эшли”дип. Синең дә башка шөгыльләрең бардыр? 
–     Минем кәсеп дип терлекчелекне атарга була. Ярдәмчеләрем белән 10 баш нәселле сыер асрыйбыз. Быел шуңардан  2 тонна ак май ясап саттык. Тагын бер юнәлеш – умартачылык. 50 умарта тотам: 25 оя – урманда, 15 оя авылда. Быел 600 килограмм бал сатылды. Ә инде бакчачылык ул күңел өчен шөгыл. Хатыным белән 5 сутый бәрәңге үстерәбез. Без анда 4 сортлы орлык кулландык. Быел 330 чиләк бәрәңге алдык. Һәр елны  бакчага диярлек ат тиресе, пычкы чүбе, елга комы кертәм. Орлыкларны да яңартып торам. Җиләк-җимеш, алмагач-грушалар 5 дистәдән артык. Әстерхан чикләвеге, фундук, аю камыры, виноград, тешсез чия барысы да уңышын бирә. Әйтик, карлыганның алты сортлысы бар. Авылда яшәп суган сатып алучыларга да аптырыйм– ул безнең бакчада центнерлап үсә. 25 килограмм суган орлыгы хәзерләдек. 
–     Хәйран күп хезмәт сорала бит боларга, ничек өлгерәсез? 
–     Сезонлы эшләрдә кешеләрне ярдәмгә чакырам. Аларны акчалата да, әйберләтә дә күңелләрен табып бәхилләтәм. Гомумән, без мөселманнар гошер садакасы турында онытырга тиеш түгел. Алган керемебезнең бер өлеше белән мохтаҗлар белән бүлешергә тиешбез.  Мин шул дини канунны үтәргә тырышам. Белгәннәргә дә, белмәгәннәргә дә ярдәм итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев