Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Александр Никошин басуда “Хлебодаровка” отряды тракторчысы Александр Мизюковка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды

17 май иртәсендә район башлыгы Александр Никошин басуда “Хлебодаровка” отряды тракторчысы Александр Мизюковка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

“Үзәк Әлки”нең “Хле­бодаровка” отряды ме­ханизаторы Александр Мизюков бу көннәрдә бөртек өчен кукуруз чәчүдә эшли. Төгәлрәге, алар Александр Кузне­цов белән икәү ярыша- ярыша чәчәләр.

Шул ук иртәдә без “Хлебодаровка” кыр­ларындагы эш барышы белән танышып кайттык. Иң элек әле генә рай­он башлыгы Александр Никошин бүләкләгән Александр Мизюков аг­регаты янында булдык. Ул үзенең “КамАЗ” за­водында җитештерелгән тракторы белән 240 гек­тарлы кукуруз кырында эшен дәвам итә иде.

Т а т а р с т а н ­да эшләнгән 180 ат егәрлекле бу тракторны Александр өр-яңа килеш өч ел элек кабул иткән. Хәер, тракторы әле бүген конвейердан төшкән сы­ман ялт-йолт итеп тора. Механизатор егетнең техниканы пөхтә, сак­чыл эшләтүе күренеп тора.

Александр механиза­тор булып ике дистә ел­дан артык эшли. Солдат хезмәтеннән кайткач Т-4 тракторына утырган булган. Әле үзенең төрле компьютерлар белән җиһазланган заманча тракторы кабинасыннан төшкәч тә шул “Т-4”не мактап алды.

– Кырда эшләр өчен ясалган трактор иде ул. Аңарда хәзерге зур трак­торлар кадәр эш башка­ра идем, – ди.

Александрны кыш әйләнәсе дә тик тот­мыйлар икән. Ул терлекчелектә үзенең тракторы белән алыш­тыргысыз кеше. Аның әтисе Петр Александро­вич та гомерлек меха­низатор булган, абыйсы Григорий да тракторда эшли.

– Александр, чәчү нормасын үтисеңме соң?

– Мин көнгә норма буенча 35 гектар кукуруз чәчәргә тиешмен. Көне белән 40-45 гектар да чәчелә. Ә бериш көнне, ягулык булмаганда, ба­сып та торырга туры килә,–ди механизатор.

Александр үзенең чәчү агрегаты белән басу эченә кереп китте. Ә без “Хлебодаровка” отряды җитәкчесе Сергей Бой­ков белән башка кырлар­ны әйләндек.

Отрядка 500 гек­тар рапс чәчү планы җиткерелгән булган. Аның 150 гектарын Алек­сей Балянин һәм Фәргать Шәйхетдинов агрегат­лары белән чәчәргә дә өлгергәннәр. Инде алар­га рапс мәйданнарын 700 гектарга җиткерергә әйткәннәр. Димәк, әлеге кыйммәтле куль­тураны биредә әйбәт үстерәселәренә ышан­ганнар.

Рапс кырыннан бертуганнар Николай һәм Михаил Бойков­лар эшли торган басу­га килеп чыктык. Алар алышынып К-744 трак­торында җир эшкәртүдә хезмәт куялар. Бу зур егәрлекле яңа тракторга Николай узган ел гына утырган. Тракторның язгы чәчү эшләрендә җитештерүчәнлеге бик югары. Шуңа Михаил да үзенең “Терион” трак­торын куеп, алмашлап эшлиләр икән.

Сергей Бойков меха­низатор егетләреннән бик канәгать. Алар аның отрядында 18 кеше. Отрядта агроном да юк, шуңа зур ышаныч м ех а н и з а т о рл а р н ы ң үзләренә ди, Сергей Владимирович.

Сергей Бойковны һәм аның җитәкчелегендә эшләүчеләрне “Үзәк Әлки” филиалы дирек­торы Рафаэль Гыйльмет­динов та мактап алды.

– Ул отрядка бар­сам, күңелем тынычла­нып кайта. Бөтен эшне җиренә җиткереп, сый­фатлы итеп башкаралар. Чәчү эшләрендә дә алар алдынгылар сафында,– ди Рафаэль Имамович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев