Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада коронавирустан тагын ике кеше үлгән

9 сентябрьгә республикада COVID-19 дан 66 кешенең үлеме теркәлгән.

Соңгы тәүлектә бу мәкерле чир ике татарстанлының гомерен өзгән.

Казанда яшәгән 1954 елгы хатын-кыз 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган ике яклы пневмония белән салынган булган. Йөрәк-кан тамырлары  һәм эндокрин системалары хроник чирләре аркасында авыруның хәле тагын да катлауланган. Үлемнең сәбәбе вирус аркасында булуы аутопсия нәтиҗәсендә расланган.

1934 елгы ир-ат республика йогышлы чирләр клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелгән булган. Хроник чирләренең кискенләшүе аркасында пациентның хәле бик нык авырайган, һәм аны саклап калу мөмкин булмаган. Коронавирус инфекциясе лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев