Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республиканың асыл улы арабыздан китте

Узган бәйрәм көннәрендә кайгылы хәбәр килеп иреште – районыбызның элекке җитәкчесе Нәҗиб Баһман улы Бакиров 77 нче яшендә вафат булган. Урта буын әлкилеләр аны яхшы хәтерли, Нәҗиб Бакиров районыбыз тарихында саллы эзен калдырган шәхес. 1977 елда ул район советы башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә, ә 1982 елдан 1990 елга кадәр КПССның Әлки район комитеты беренче секретаре булып эшләде.

Нәҗиб Бакиров район белән җитәкчелек иткән чорда Әлки төбәге зур үсеш кичерә. Республикадан аны безгә юллаганда район гаять авыр хәлдә була. Юлсызлык, күперләр юк, булганнары да начар хәлдә, терлекчелектә, игенчелектә Әлки аксап эшләүчеләр исемлегендә. Нәҗиб Бакиров беренче секретарь булып сайланганда районда бердәнбер таштан салынган мәктәп була (Базарлы Матакта).

Әлки бит берара башка районга кушылып, аннан соң янә мөстәкыйль итеп үзгәртелә. Бу күчешләр дә аның икътисадый базасының шактый начараюына китерә.

Минем үземә узган гасырның 80нче елларында комсомол райкомының беренче секретаре булып эшләгәндә Нәҗиб Баһманович мәктәбен узарга, аның никадәр эшлекле, таләпчән, принципиаль, шул ук вакытта бик кешелекле җитәкче булуын күрергә-тоярга туры килде. Аннан соң район газетасында  эшләү дәверендә аның белән берничә тапкыр әңгәмә оештырган идек. Ул очрашуларда да  Нәҗиб ага бик кызыклы, киң мәгълүматлы әңгәмәдәш, игътибарлы, гамьле, тирән фикерле шәхес булып күңелгә кереп калды.

Аның белән соңгы сөйләшүебез быел август аенда районның 90 еллык юбилее алдыннан булды. Мин аңа телефоннан шылтыратып, районыбыз хакында хатирәләрен, фикерләрен сораштым. Нәҗиб Баһманович әлкилеләргә район юбилее уңаеннан җылы котлауларын һәм изге теләкләрен юллады.

- Минем күңелемдә Әлки районына карата бик җылы хисләр саклана. Үзем Аксубайдан булсам да, Әлки Сабантуйларына һәрчак бик теләп, сагынып кайтам. Әлкине икенче туган җирем дип саныйм. Хәзер инде Әлки районы танмаслык булып үзгәрде. Ул игенчелектә дә, терлекчелектә дә алдынгылар рәтендә. Мин моңа бик куанам. Әлкилеләр гаҗәеп тырыш, эшчән, ярдәмчел халык. Алар әйбәт тормышта яшәргә бик лаек, – дигән иде ул шунда.

Нәҗиб ага ул чакта бик көр тавышлы, нык, сәламәт иде әле. Ул безнең белән берничә мәртәбә элемтәгә кереп, район турында сорашты, үзенең истәлекләре белән уртаклашты.

...Нәкъ 10 ел элек без Нәҗиб Бакиров белән аның хезмәт урынында – Казанда ул җитәкләгән “Җир” ачык акционерлык  җәмгыяте офисында озаклап сөйләшеп утырган идек. Тәҗрибәле җитәкче хезмәт юлының 20 елын әнә шул тармакка багышлады.

Әлеге әңгәмә эзеннән “Әлки хәбәрләре”ндә зур мәкалә дә дөнья күрде. Шул сөйләшү вакытында без Әлкинең узган елларына кат-кат әйләнеп кайткан идек. Мин Нәҗиб Баһмановичтан: “Районда эшли башлаганда Сезнең өчен иң авыры нәрсә булды?” – дип тә сорадым. “Районның шәһәрләрдән читтә, тимер юлдан, су юлыннан еракта торуы, шуның өстенә, автомобиль юлларының да гаять начар хәлдә булуы”, – диде ул. Әлеге елларда, чарасызлыктан, халык күпләп шәһәрләргә, шәһәр тирәсе районнарына күчеп китә иде.

Район белән җитәкчелек итә башлагач, Нәҗиб Бакиров юллар төзелешен киң җәелдерә. Ул елларда хәзерге кебек юл салуга республикадан акча бирүләр булмый. Район үз көче белән олы юлларны да, авылларга илтә торганнарын да төзи башлый. Билгеле, монда колхоз-совхозларның өлеше зур була. Шулай ук оешма-предприятиеләрнең техник базасы файдаланыла. Бульдозерлар  ярдәмендә күтәртелгән юллар төзү киң масштабта алып барыла.

Шундый олы юл Нурлат тимер юл станциясенә турыдан бару өчен Алпар авылы аша салына. Бу юлның ясалуы районга беренче җиңел сулыш алырга мөмкинлек бирә. Кайчандыр өчәр көн Чистай аша тимер юл станциясенә йөргән машина-тракторлар көне белән Нурлаттан йөк төяп кайта башлыйлар. Инде районга төзелеш материалларының күпчелеге шул тимер юл базасы аша кайтарыла.

Хәзер күз алдына китерү дә кыен: 80нче еллар башында бит күтәртелгән юл (асфальтлы түгел) бары Базарлы Матактан Алексеевск районы чигенә чаклы гына була.

Район эчендә дә һәр җәй айлары күп чакрымнарда күтәртелгән юллар салына. Юл төзелдеме, аның күпере дә кирәк бит әле. Нәҗиб Бакиров эшләгән елларда Әлкидә зур-зур 25 тимер-бетон күпер төзелә. Алар әлегә чаклы безгә хезмәт итәләр.

Районның тагын бер авырткан урыны – терлекчелек тармагы гаять хөрти хәлдә була. Нәҗиб Бакиров һәр колхоз-совхозда маллар өчен заманча корпуслар төзеттерә, азык утарлары ясата, азык цехлары булдырта. Терлекләрнең токымнарын яхшырту, үрчемнең сакланышын тәэмин итү, мул азык запасы булдыру җәһәтеннән күп эшләнә. Нәтиҗәдә терлекчелек буенча районны республикада таный башлыйлар. Авыл хуҗалыгы игенчелектә дә зур алга китеш кичерә.

Район буенча бик күп  социаль объектлар төзелә – мәктәпләр, мәдәният йортлары, хастаханәләр сафка баса. Районга табигый газ китертелә. Аны авылларга, өйләргә кертү буенча киң күләмле эш җәелдерелә.

Нәҗиб Бакиров җитәкчелек иткәндә җирле кадрларны үстерүгә, яшьләрне  авылга җәлеп итүгә бик нык әһәмият бирелә. Әлкилеләр авылларда барган зур яңалыкларны күреп, районның якты киләчәгенә ышанып яши башлый. Шул елларда районнан халыкның күпләп китүе туктала.

Зур оештыру сәләтенә ия оста җитәкче булып танылган Нәҗиб Бакировка 1990 елда ТАССР Югары Советы секретаре вазыйфасын тәкъдим итәләр. Аннан 1995-1998 елларда ул ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе була. 1998 елда Нәҗиб Бакиров Татземпредприятиене җитәкли башлый. Соңрак аның базасындагы “Җир” акционерлык җәмгыятен оештыра.

Нәҗиб Баһман улы Бакировның үлеме уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың башка җитәкчеләре, шул исәптән Әлки районы башлыгы Александр Никошин имзалаган кайгынамә игълан ителде. “Нәҗиб Бакиров югары квалификацияле, принципиаль  һәм җаваплы җитәкче иде”, – диелә әлеге документта.

Республикабыз, Әлки җире асыл улын, бөтен гомерен, эшчәнлеген Татарстан үсешенә багышлаган шәхесне югалтты. Без, әлкилеләр, Нәҗиб Баһман улы турындагы хатирәләрне күңелләребездә озак сакларбыз.  

   

 

Рафаэль Ибәтуллин, пенсионер, Әлки районының шәрәфле гражданы:

- Нәҗиб Бакиров беренче секретарь булганда мине “Колчурино” совхозы директорыннан көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты җитәкчесе итеп күчерде. Ул бик тә төгәл, авыл хуҗалыгын тирән белүче, тыйнак яшәүче җитәкче иде. Җыелышларга һәрчак минутына кадәр вакытында килер иде. Хезмәт кешесен хөрмәт итә, бик кешелекле иде. Җитәкчеләргә: “Юлда машина көтүче кешеләрне утыртмыйча узып китмәгез”, – дип гел әйтеп килде. Ул бездә эшләгәндә Әлки республикада иң күп күпер төзүче район буларак танылды.

Әле Нәҗиб Баһманович Казанга киткәч тә янына ярдәм сорап бара идек. Ул беркайчан гозеребезне кире какмады. Иске Матакка керү юлында күпер начар хәлдә иде, шуны төзетүдә безгә зур булышлык күрсәтте. Нәҗиб Бакировның үлеме турындагы хәбәрне мин олы кайгы белән кабул иттем. Бу районыбыз өчен зур югалту.

 

Василий Мошков, пенсионер, Базарлы Матак авылы:

- Миңа Нәҗиб Бакиров белән шактый еллар бергә эшләргә туры килде. Ул вакытларны мин һәрчак сагынып искә алам. Нәҗиб Баһманович гаять  дәрәҗәдә белемле, оста оештыру сәләтенә ия иде. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәндек – бөтен барлыгың белән эшкә бирелергә, үзеңә һәм башкаларга таләпчән булырга, кешеләр белән эшли белергә...

Мине 26 яшьтә “Черемшан” колхозы рәисе итеп билгеләделәр. Нәҗиб Бакиров ул чакта район башкарма комитеты рәисе иде. Ул бик еш хуҗалыкларда була, андагы хәлләр белән җентекләп таныша, киңәшләрен бирә иде. КПСС райкомының беренче секретаре итеп билгеләнгәч, ул мине райкомга икенче секретарь, ягъни авыл хуҗалыгы өчен җаваплы кеше итеп алды. Нәҗиб Баһманович һәр көнне диярлек  район буенча йөри, нәрсәләр эшләргә кирәклеген планлаштыра, эшләнгәннәргә даими нәтиҗә ясый иде. Ул җитәкчелек иткәндә хуҗалыкларда савым сыерлары, симертүдәге терлекләр, дуңгызлар, сарыклар бик күп асралды.

Ул спорт белән ныклап шөгыльләнде. Һава торышы нинди булуга карамастан, иртә таңнан торып йөгерә, ә алты туларга ун минутта  инде кабинетында була иде. Эше бик тыгыз булса да, үзләренең өй бакчасында эшләргә дә вакыт тапты, бик күп төрле яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерде. Әле бакча җиләге ул заманда халыкта юк иде. Мин беренче бу җиләкне аның бакчасында күрдем. Үзе дә тәртип яратты, бездән дә шуны таләп итте. Аның мәктәбе, аның сабаклары безгә тормышта  алга таба да бик ярдәм итте.

 

Муниципаль  район советы һәм башкарма комитеты районның элекке җитәкчесе Бакиров Нәҗиб Баһман улының үлеме сәбәпле кайгы кичерәләр, мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының авыр хәсрәтен уртаклашалар, аларга бу югалтуны кичерүдә сабырлык, ныклык телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев