11 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Республиканың асыл улы арабыздан китте
Узган бәйрәм көннәрендә кайгылы хәбәр килеп иреште – районыбызның элекке җитәкчесе Нәҗиб Баһман улы Бакиров 77 нче яшендә вафат булган. Урта буын әлкилеләр аны яхшы хәтерли, Нәҗиб Бакиров районыбыз тарихында саллы эзен калдырган шәхес. 1977 елда ул район советы башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә, ә 1982 елдан 1990 елга кадәр КПССның Әлки район комитеты беренче секретаре булып эшләде.
-
Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында мәңгелек йортны төзекләндергәннәр
Татар Төгәлбәендәге соңгы җыеннарның берсендә Фәнил Гәрәев һәм Илнар Гыйльманов зират тирәсен төзекләндерү тәкъдиме белән чыктылар.
-
Әлки районы: яшь ветеринария табибы Наталья Амукова: “Малларны яратып, тырышып дәвалыйм”
Яшь ветеринар Наталья Амукова белән без Чуаш Кичүе терлекчелек комплексында очраштык. Наталья – Борискино кызы. Быел ул Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган һәм районга эшкә кайткан.
-
Әлки районы: салымнар түләү вакыты кыскара
Узган елгы милек өчен салымнар бу елның 1 декабренә кадәр түләнеп бетәргә тиеш.
-
Әлки районы: яңартылган бинага җиһазлар кайта
Район үзәк хастаханәсенең йогышлы чирләр корпусында капиталь ремонт эшләре төгәлләнде.
-
Әлки районында урып-җыю тулысынча тәмамланды
Район хуҗалыклары соңгы гектардагы кукурузны бөртеккә суктырдылар.