Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: салымнар түләү вакыты кыскара

Узган елгы милек өчен салымнар бу елның 1 декабренә кадәр түләнеп бетәргә тиеш.

Һәр йортка диярлек мөлкәт, транспорт, җир салымнарын түләү квитанцияләре килде. Андый милкегез булып та, берәр сәбәп белән түләү кәгазе килмәсә, кичекмәстән авыл җирлеге башкарма комитетына, район салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

1 декабрьгә кадәр түләнмәсә, салым суммасына пенялар өстәлә башлый.

Салым түләмәүнең кешеләр өчен башка уңайсыз яклары да бар. Әйтик, бурычлыларны чит илгә чыгармаска мөмкиннәр, суд приставларының әҗәтле кешенең  автомобиленә, йорт җиһазларына, башка милкенә арест салып сатуга куюы ихтимал. Кыскасы, салымыңны вакытында түлә дә тынычлап яшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев