Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: яшь ветеринария табибы Наталья Амукова: “Малларны яратып, тырышып дәвалыйм”

Яшь ветеринар Наталья Амукова белән без Чуаш Кичүе терлекчелек комплексында очраштык. Наталья – Борискино кызы. Быел ул Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган һәм районга эшкә кайткан.

Сөйкемле, ачык йөзле, гел елмаеп сөйләшүче Наталья  беренче күрүдә үк үзенә җәлеп итте. Зур күзләре очкынланып, бит алмалары алсуланып янып тора. Озын чәчләрен артка җыйнап куйган. Эш киемнәре дә гәүдәсенә ятып, килешеп тора.

Үз-үзенә ышанган, максатчан кыз икән Наталья. Әнә бит җиңелләрдән булмаган профессия сайлаган, аны үзләштергәч тә, авыл хезмәтеннән курыкмыйча, зур комплекска эшкә кайткан.

- Мал табибы булуымны әтием бик теләде, – ди яшь белгеч. – Авылда гел терлек-туар асрадык, ә алар бит авырмый тормый. “Кызым, син ветеринарлыкка укысаң, йорттагы малларны да дәвалар, башкаларга да булышыр идең. Авыл өчен бигрәк кирәкле профессия бит ул”, дип гел әйтә иде.

Юкка гына алай димәгән инде әти кеше, кызының бу хезмәткә күңеле ятканын сизгән ул. Кечкенәдән малларны, эт-мәчеләрне яратам, ди бит әнә Наталья.

Ветеринария академиясенә укырга керү нияте барлыгын белгәч, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре дә бу теләген хуплыйлар, булышалар (поддержали) Натальяга. Идарәнең кадрлар буенча консультанты Илдар Нигъмәтуллин белән алар әле дә хәбәрләшеп торалар.

Натальяның ветеринария табибы дипломы алу шатлыгын әтисе генә уртаклаша алмый – ике ел элек ул авырып вафат була. Ни кызганыч, әниләре дә байтактан гүр иясе икән инде. Әмма бу гаиләдә туганлык элемтәләре нык – ике апасы һәм абыйсы яраткан сеңелләрен эчкерсез кайгыртып торалар.

Вузда укыганда кыз Чуаш Кичүе комплексында практикада булган, шунда коллективны да, предприятиене дә бик ошатып киткән. Мондагылар да, эшкә безгә кайтырсың, дип чакырып калганнар.

Һәм менә өч ай инде Наталья Амукова комплекста яшь терлекләрнең ветеринария табибы (по молодняку). Аның карамагында – туганнан алып унбер айга кадәрге 800 баш бозау. Бу кадәр терлекнең саулыгы турында кайгырту – бик зур җаваплылык, билгеле.

- Баштарак, булдыра алырмынмы, дип бераз шүрләбрәк тә калган идем. Әмма көннән-көн эшемә күнегәм, вузда өйрәнгәннәрне хәзер инде хезмәтемдә кулланам, тагын да ныгытам. Белемнәрне гел тулыландырып тормый да булмый, ветеринария буенча әле дә укыйм, интернетка да күз салгалыйм, – дип уртаклаша  яшь белгеч.

- Авырлыклар да очрамый тормыйдыр?

- Андый вакытларда өлкән хезмәттәшләрем гел ярдәмгә килә, өйрәтеп-күрсәтеп җибәрәләр, киңәшләр бирәләр.

- Ә инде тырышып-тырышып дәвалаган бозавым савыкса, сөенечтән бөтен кыенлыклар онытыла, иңгә канатлар үскәндәй була.

- Наталья, яшь терлекләрнең сәламәт үсүе нәрсәгә бәйле?

- Беренче чиратта бозауның сәламәт, нык анадан тууы мөһим. Аннан соң барлык прививкаларның да вакытында ясалуы кирәк. Билгеле инде,  яшь үрчемнең дөрес туклануы, азыкның тиешле өстәмәләр белән баетылган булуы да зур әһәмияткә ия. Гомумән, яшь терлекләрнең әйбәт сакланышына ирешү өчен аларга даими игътибар, яхшы карау кирәк.  Без бу шартларның барысын да үтәргә тырышабыз, – дип сөйли яшь “Айболит”.

Комплекс начальнигы  Анатолий Чернов яшь белгечнең хезмәтеннән канәгать булуын әйтә.

- Наталья бик җаваплы, тырыш, үҗәт. Ул бөтен эшне дә тиешле технология буенча башкарырга омтыла. Соңгы вакытта бозауларның сакланышы шактый яхшырды, монда мал табибы Амукованың да өлеше бар, – ди җитәкче.

Наталья Борискинодан эшенә вахта автобусы белән килеп йөри. Аның хезмәт көне иртәнге сәгать алтыда башлана. Эшкә килү белән кыз “пациентларын” карап-күзәтеп чыга (обход), дәвалау процедуралары  үткәрә, прививкалар ясый, кыскасы, көн дәвамында мөмкин кадәр күбрәк эш башкарып өлгерергә тырыша.

Ул атнага ике көн ял итә. Хезмәт хакын вакытында алам, ди. Авыл хуҗалыгына эшкә кайткан яшь белгечкә түләүдә айлык өстәмәләр дә бар бит әле. Уку йортын тәмамлап эшли башлагач бирелә торган 300 мең сум (подъемные) түләүне исә шушы арада алырга тиеш.

Наталья шәхси тормышындагы серләрне дә берникадәр ачты. Сөйгән егете дә үзебезнең районныкы икән. Мөнәсәбәтләре җитди, җәйгә таба гаилә корырга җыенабыз, ди.

- Мин үзем теләгән профессияне сайладым, комплекста бик теләп эшлим. Малларны яратам, әйтә белмәсәләр дә аларны нәрсә борчыганын ачыклау, дәвалап ярдәм күрсәтә алу күңелемә рәхәтлек бирә. Тормышта үз юлыңны табу, бүтәннәргә файда китерә алу бик мөһим, минемчә. Авылда яшәргә теләгән кешегә шартлар да җитәрлек. Яшьләр авыл җиренә кайтырга курыкмасыннар иде, – ди Наталья Амукова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев