Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында мәңгелек йортны төзекләндергәннәр

Татар Төгәлбәендәге соңгы җыеннарның берсендә Фәнил Гәрәев һәм Илнар Гыйльманов зират тирәсен төзекләндерү тәкъдиме белән чыктылар.

Бу эштә ярдәм итүне сорап алар читтә яшәүче якташларга да мөрәҗәгать иттеләр.  Беренчеләрдән булып бу башлангычны район үзәгендә яшәүче Ильяс Идиятуллин һәм Гөлшат Мингалиев күтәреп алды.  Уртак көч белән яңа койма сатып алуга акча җыярга карар иттеләр.  Бу эш авылның аксакалы Малик ага Сибгатуллинга тапшырылды. 100 мең сум күләмендә иң күп акчаны Питрәчтән Лариса Абдуллина күчерде. Тамчыдан күл җыела, дигәндәй, төгәлбәйлеләр металл рәшәткәлек сатып алырга 800 мең сумнан артык акча җыйды. Бу көннәрдә авыл халкы көче белән черегән койма ак төстәге яңасына алыштырылды.

Моннан тыш, зиратны карт агачлардан һәм куаклыклардан чистарту буенча да зур эш башкарылды. Әнә шулай төгәлбәйлеләр якташлары белән бергә шушы мөһим мәсьәләне хәл иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев