Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урып-җыю тулысынча тәмамланды

Район хуҗалыклары соңгы гектардагы кукурузны бөртеккә суктырдылар.

Районда 2020 елгы урып-җыю кампаниясе тулысынча тәмамланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, район игенчеләре 42,1 мең гектар мәйданнан 140 мең тонна уңыш суктырган. Бер гектардан уртача уңыш 33,3 центнер тәшкил итте. Узган елгы күрсәткеч белән чагыштырсак (гектардан 20,6 центнер), әлбәттә, быел уңыш яхшы булды. Район хуҗалыклары бер гектардан 1,5 тапкыр күбрәк уңыш җыеп алдылар.

Күптән түгел кукуруз җыю төгәлләнде. Район игенчеләре 6430 гектардан 24177 тонна ашлык суктырдылар. Уртача уңыш гектарыннан 37,6 центнер тәшкил итте.

Районда туңга сөрү эшләре дәвам итә. Хуҗалыклар басулардан органиканы чыгаралар.

Киләсе елда урып-җыю өчен уҗым культуралары 23 мең гектарда чәчелде.  Шуның 21708 гектарында – уҗым бодае, 1322 гектарда – уңым арышы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев