Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үргәгар авылында яшәүчеләрнең салымнар буенча бурычлары юк

Үргәгар – бик бай тарихлы авыл. Кайвакыт: “Әлки бит үзенчәлекле район, анда елгалар да үргә таба ага”, дигәнне ишетергә туры килгәли. Бу инде  Үргәгар авылының атамасына  ишарәләүдер.

Бөтен Спас өязенә, Казан губернасында даны таралган Зариф үрәтник та бит Үргәгар авылыннан булган. Бу авылда Татарстан АССРда 20 ел дәвамында (1961-1981 еллар) прокурор булып торган Һидият Хәлиулла улы Хәмидуллин туган. Шушы авылда туып үскән Зиннәтулла Гыйниятулла улы Исхаков Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое  исеменә лаек булган.
Үргәгар тагын бер ягы белән бөтен Татарстанга билгеле – биредә 120 ел элек салынган мәчет эшли. Аның манарасы атеизм чорында да киселмәгән, ишекләренә йозак салынмаган. Татарстанда андый мәчетләр берничә генә, алары да шәһәрләрдә.
Менә шундый данлыклы авыл бүген ничек яшәп ята икән?  Яңа Үргәгар авылында узган җыенда җирлек башлыгының 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында хисабыннан әлеге сорауга җавап алдык.
Биредә җыеннарда  һәрчак күп кеше катнаша, җыелыш барышында активлык күрсәтә. Әнә бүген дә клубның тамаша залын тутырып диярлек килгән алар. Билгеле инде, коронавируска каршы барлык таләпләр үтәлгән иде биредә.
Җирлек башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов чыгышыннан күренгәнчә, авылдагы эшкә яраклы барлык кеше дә хезмәт белән мәшгуль. Андыйлар – 107 кеше. Күпләр “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятендә үзләренә эш урыннары тапкан. Бюджет оешмаларында, район үзәгендәге төрле предприятиеләрдә эшләүчеләр күп.
Авылда ике крестьян-фермер хуҗалыгы, биш кече ферма теркәлгән, Раил Сибгатуллин эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
Әнвәр Рәхимҗанов җирлектә демографик хәл яхшы түгел, ди: 2020 елда бер бала туган,10 кеше үлгән, 2021 елда исә ике бала туган, 5 авылдашлары бакыйлыкка күчкән.
Әлеге җирлектә халык та бердәм, үзидарә белән аңлашып, киңәшләшеп эшли беләләр.
Җирлек шактый зур мәйданга җәелгән. Ул Иске һәм Яңа Үргәгар авылларын берләштерә. Өйләр биредә бик заманча итеп төзелгән, каралган. Авылның буеннан-буена диярлек асфальт юл салынган. Бу заманында бер авылдашлары ярдәме белән эшләнгән иде. Гомумән,  якташлары туган авылларын онытмый, кайгыртып яшиләр. Җирлектәге ике зират та тимер  рәшәткәләр белән тотып алынды, кирәк-ярак кую өчен кечерәк кенә корылмалар төзелде.
Җирлектә яшәүчеләр яз айларында ук үзара салым акчасын тулысы белән түләп куйган. Димәк, хөкүмәт ярдәме дә тиз кайткан, планлаштырылган хезмәтләр дә башкарылган. Авыл халкының салымнар буенча да бурычлары юк. Ут, су өчен түләүләр дә вакытында башкарыла.
Былтыр халыкның үзара салымы хисабына авылдагы һәйкәл яңартылган, кече ял паркы булдырылган, чишмәләрне төзекләндерү эшләре башланган.
Соңгы елларда Үргәгарда мал асраучылар арткан. Ит-сөт сатып, халык шактый керемле булып яши башлаган. Былтыр зур булмаган шул авыл халкы 4,5 миллион сумлык сөт саткан, 2020 елда да шуннан ким булмаган.
Рамил Фәттахов, Әсфән Сибгатуллин, Таһир Сәлахов берничә сыер асрап авылда иң күп сөт тапшыручылар исемлегендә. Рафаэль Нуруллин исә ит тапшыру буенча макталып эшли. Ит-сөтне кабул итүчеләр яхшы бәяләр тәкъдим итәләр.
Әнвәр Рәхимҗанов җыенда:
–Авыл ул безнең уртак йортыбыз. Аның тирә-ягын матурлап, тәртиптә тоту уртак бурычыбыз. Шуңа да өй тирәләребезне чиста, матур тотыйк, урам-тыкрыкларга тагын агачлар утыртыйк!–дип халыкка мөрәҗәгать итте.
Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов:
–Яңа Үргәгар авыл җирлеге район рейтингында алдынгы урында. Бу – үзидарә органының халык белән берлектә эшләвенең уңай нәтиҗәсе. Сезгә сәламәтлек телим, киләчәктә дә башкаларга үрнәк булыгыз,–диде.
Җыен ахырында авыл тормышында актив катнашканнарга, юбилярларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев