Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рифат Әхмәдуллин: “Җир булса, сыерлар санын арттырыр идек”

Чиябаш авылында яшәүче Рифат һәм Ләйсән Әхмәдуллиннар гаиләсе турында күптән ишетеп беләм. Алар хуҗалыкларында берничә баш савым сыеры, үгезләр асрыйлар.

  Бик уңган, пөхтә яшәүче гаилә бу. Узган ел үзләре белән очрашып сөйләшергә дә сүз куешкан идек, әмма, бик тынгысыз чаклары булганга, сәфәребез кичерелде.

Менә күптән түгел без Рифат белән Ләйсән хуҗалыгында булып кайттык. Хәйран ачык күңелле, аралашучан  икән үзләре. Теләсә нинди темага сөйләшсәң дә, алардагы оптимистлыкка, һәр нәрсәгә уңай караганннарына сокланасың. Сер түгел, кайвакыт без ах-вах килүләрне күбрәк ишетәбез шул.

Рифат белән Ләйсән Чиябашта туып үскәннәр. Икесе дә авылны бик яраталар. Сүз куешкан кебек: “Шәһәрдә бер көн дә яши алмас идек!” – дип бер авыздан диярлек кабатлыйлар. Ә бит аларның яшьтәшләре мәктәпне тәмамлауга кала ягына авышып, шунда төпләнеп калу җаен карыйлар иде.

Геройларыбыз Чиябаш мәктәбендә укыганнар. Әмма аларның дуслашып китүләре кыз мәктәпне тәмамлагач башлана. Рифатка инде ул чакта 24 яшь тирәсе була, егетнең бирелеп колхозда  эшләгән чаклары. Яшьләр гаилә корганда  Ләйсәнгә 18 яшь тә тулмаган була. Ул  колхозда 2-3 ел савымчы булып эшли. Аннан, аралашучан, актив, ачык күңелле булуын исәпкә алып, авыл кибетендә эшләргә тәкъдим итәләр. Ул шунда 13 ел буе макталып хезмәт куя. Бу эштән йортларында күп итеп маллар асрый башлагач – өч ел элек кенә китә. Ләйсән аш-суга да бик оста. Җәй буе күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш эшкәртеп банкалар яба. Аннары ул банкалардан бөтен туганнарына өлеш чыгара.

Әхмәдуллиннар гаиләсе бүген инде йорт тулы мал тәрбияләп яши. Алар өч ел элек маллар асрау өчен бина төзүгә бирелә торган 200 мең сум күләмендә субсидия алган булганнар. Шуңа йортларында керамзит блоктан 12 баш мөгезле эре терлек асрауга исәпләнгән абзар төзеп куйганнар. Хәзер монда алты баш савым сыеры, өч үгез, бозаулар тоталар.

–Апрель аенда биш сыерыбыз бозауларга тиеш. Теше бозаулар туса, үстереп,  сыер ясарга дип торабыз,–ди Ләйсән.

–Без инде болай да савым сыерларын арттырырга планлаштырабыз. Әгәр дә маллар өчен печән хәзерләргә 3-5 гектар чамасы җир дә бирелсә, моны якын арада тормышка да ашырыр идек,–ди гаилә башлыгы.

Рифат  колхозда тракторчы булып эшләгән. Ул К-700 тракторында хезмәт куйган, мактаулы механизатор булган. Техника тирәсендә үскәнгәме кулыннан килмәгән эше юк. Әнә сатып алган МТЗ-80 тракторын да үз куллары белән өр-яңадан сүтеп җыйган. Печән хәзерләү өчен яңа чапкыч, теземнәрне кушу агрегаты, КУН-10 дип йөртелгән төягеч сатып алганнар. Арбасы, сукасы, башка тагылма агрегатлары да җитәрлек.

Печәнне җәй буе урман, болын, үзәнлекләрдән чабып хәзерлиләр икән. Шуңа да  күпьеллык үлән үстерү өчен җир бирсәләр, әйбәт булыр иде, дип хыялланалар.

–Җир сорап район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать иткәнең бармы соң?–дип кызыксынам.

Рифат исә елмаеп:

–Юк шул, бирсәләр дә, документлары артыннан йөрү, рәсмиләштерү мәшәкатьләре куркытып тора,–ди.

Әхмәдуллиннар  “Кызыл Шәрык” җәмгыяте җитәкчеләренә рәхмәтлеләр, чөнки күпме кирәк, шул кадәр салам алырга мөмкинлек биргәннәр. Ә бөртекне Спас районы фермерларыннан күп итеп сатып алганнар.

Рифатка трактор җене кагылган. Ул теләсә нинди ватык техникага җан кертергә сәләтле. Йортында трактор ремонтлый торган урын да ясап куйган. Шунда кран сыман күтәргеч җайланма, башка җиһазлар бар. Тирә-күрше авылларда яшәүче фермерлар, аптырагач, тракторларын Рифаттан төзәттерәләр икән.

Ләйсән белән Рифатның терлек абзарларын, йортларын, бакчаларын карап йөргәндә мондагы пөхтәлеккә, һәр нәрсәнең урынлы, җайлы булуына сокланасың. Былтыр Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы вәкилләре белән район башлыгы Александр Никошин да алар хуҗалыгында булганнар. Кунакларның  абзарлар төзелешенә бирелгән субсидиянең урыннарда ничек кулланылуы белән кызыксынулары икән.

Әлеге гаилә хуҗалыгының матур эшләрен күргәч, Рифатны  авыл хуҗалыгы өчен бирелә торган башка программалардан да файдаланырга кыстаганнар.

Мин: “Ә сез ничек җавап бирдегез соң?”,–дип кызыксынам.

–Ул вакытта көтелмәгән тәкъдим иде, кистереп кенә әйтә дә алмадык. Хәзер исә кызларыбыз үсеп җитте, олысы инде тормышлы. Улыбыз Салават та булыша башлады. Ул җирдә эшләргә бик ярата. Программалар эшләсә, алга таба тәвәккәлләргә дә була, - ди гаилә башлыгы.

Рифат яшьли әтисез кала. Самат абый вафатына инде 30 ел, әнисе дөнья куйганга да 10 ел булган. Рифат белән Ләйсән нигезне саклап калучылар. Бу гаилә бик игелекле, иманлы, шуның өчен авылдашлары да хөрмәт итә үзләрен.

Рифатның абыйсы Габделәхәт су асты корабында хезмәт иткән. Хезмәтен тәмамлап авылга кайткач, ул каты авырый башлый. Рифат белән Ләйсән аны карыйлар, дәвалап, аякка бастырырга тырышалар. Әмма өметләре акланмый, абыйлары хәзер инде вафат.

Бу йорттан туганнар-дуслар өзелеп тормый. Без барган көнне дә Чуаш Кичүеннән туганнары, Түбән Әлкидән кодалары килеп киттеләр. Алар төпчекләре Салаватны туган көне белән котладылар. Аңа әле 6 яшь кенә. Шулай булса да, малай  әти-әнисенә булышырга өйрәнеп килә. Сизелеп тора, озак та үтмәс, кул астына керә башлар. Хуҗалар белән хушлашканда, бу уңган ир белән хатынга иминлек, йортларына муллык теләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев