Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия омбудсменнары Әлки районында булып китте

Республика башкаласы Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координация советы утырышы булды. Анда төп тема – кешеләрнең хезмәт хокуклары турында сүз барды. Бер төркем омбудсменнар безнең районда да булып китте.

Әлеге чара кысаларында Россия омбудсменнары берничә төркемгә бүленеп Татарстан төбәкләрендә  булдылар. 15 майда шундый делегацияне районыбыз кабул итте. Кунакларның төп максаты райондагы социаль объектларда булу, халыкка ничек хезмәт күрсәтелүен үз күзләре белән күрү иде. 

Безгә килүчеләр арасында Хабаровск, Приморье, Красноярск крайлары, Тула, Воронеж өлкәләре, Мари иле, Удмуртия республикалары вәкилләре бар иде. Аларны район башлыгы Александр Никошин  һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина озатып йөрде. Ә С.Лисенков исемендәге музей директоры Мария Платонова кунакларны районыбызның тарихы, бүгенге тормышы белән таныштырды, алар булган һәр объект, предприятие турында тулы мәгълүмат җиткерде.

Башта омбудсменнарга Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең капиталь ремонттан соң яңартылган бала тудыру бүлеге һәм хатын-кызлар консультациясе корпусы күрсәтелде. Биредә баш табиб Светлана Одушкина кунакларга район халкына күрсәтелә торган медицина хезмәтләре хакында сөйләде, шулай ук кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды. Россия төбәкләре вәкилләренә бәби тудыру бүлегендә әниләр һәм нарасыйлар өчен булдырылган шартлар бик ошады. Хәзер бу бүлек Спас районында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә.

Аннан кунаклар “Алинә” универсаль спорт залын карады. Фойеда биредәге түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, төрле дәрәҗәдәге ярышларда зур җиңүләргә ирешкән яшь спортчыларыбызның кубоклары, медальләре урын алган. Район благочинные, киокусинкай спорты буенча тренер Андрей Зиньков балалар белән төрле юнәлештә башкарыла торган эшләре хакында фоторәсемнәр аша таныштырды. Зур залда исә киокусинкай белән шөгыльләнүче балалар үз осталыкларын да күрсәттеләр.

Ә “Ләйсән” йөзү бассейнында ватерполчы кызлар һәм малайлар командаларының соңгы елларда гаять зур үсешкә ирешүләре, җиңүләр яулаулары хакында Рамис Вафин (балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе) сөйләде. Гаять зур, төзек һәм бик актив эшләүче бассейнны кунаклар кызыксынып карады.

Омбудсменнар төялгән автобус “Хузангай” җәмгыятенә юл алды. Биредә аларга продукция җитештерә торган цехларны күрсәттеләр. Мичтән әле генә чыккан күмәчне, яңа сыгылган үсемлек маен, төрле сорт сырларны кунаклар үзләре дә авыз итеп карады.

Бертуган Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның производство базаларында эшләүчеләргә тудырылган хезмәт шартларын, биредәге мохитне, социаль яклау чараларын да кунаклар бик ошатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев