Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә иң эреләрдән булган “Звениговский” ит комбинаты Әлки районында узасы Бөтенроссия “Уяв” бәйрәмен оештыруны үз өстенә алды

Чуаш халкының милли бәйрәме “Уяв”ка санаулы көннәр калып бара.

  Хәзер инде аның масштабы киңәйде – ул республика күләмендә генә түгел,  бөтенроссия статусында үтәр дип көтелә. 
Сихтермә-Хузангай авылында узасы бу зур бәйрәмгә әзерлек былтыр ук башланды. Хәзер андагы байтак төзелеш объектлары әзер инде. Болар хакында без газетада  да язып тордык. “Уяв” бәйрәмен Әлки җирендә үткәрү башлангычы  белән якташыбыз, инвестор Иван Казанков чыккан иде. Ул бу тәкъдиме белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. 
Иван Иванович милли бәйрәмне бик киң масштабта үткәрергә планлаштыра. Ә бит мондый зур эшләр биниһая финанс чыгымнары да сорый. Сүз хәтта ике миллиард сум турында бара. Билгеле, бу киләчәкне дә күздә тотып эшләнә. Бәйрәм узгач бирегә туристларны җәлеп итү ниятләнә. Зур ашханә, кунак йорты, кирмән әнә шуларны истә тотып төзелә. Кыскасы, “Уяв” үткәрелгән урын тарихи үзәккә әйләнәчәк. 
Белүебезчә, биредәге зур төзелешләрне Мари Эл республикасының Иван Казанков җитәкчелегендәге “Звениговский” ит комбинаты җәмгыяте җәелдерде. Илебездә дуңгызчылык продукциясе җитештерүче иң зур хуҗалык бу. 

“Звениговский” җәмгыяте төзелүгә быел 43 ел тула. 1979 елның көзендә Мари Эл республикасы җитәкчелеге Иван Иванович Казанковны бик авыр хәлгә калган Ульянов исемендәге колхоз белән идарә итәргә җибәрә. Соңрак хуҗалык “Звениговский” совхозына әверелә. 
Зур бурычларга чумган колхозны аякка бастыру ансат булмый, билгеле. Иван Казанковның нәтиҗәле, оста җитәкчелек итүе аркасында хуҗалыкның икътисадый хәле елдан-ел яхшыра. 
Колхозда ит комбинаты ачып җибәрәләр. Анда дуңгызларны башта чит хуҗалыклардан сатып алалар. Совхоз булып оешкач үзләре 2238 баш дуңгыз асрый башлыйлар. 
1990 елда инде биредә  16 мең баш чучка асрала. Хайваннар саны арткач, өстәмә биналар төзиләр. Бүген “Звениговский”да барысы 200 мең баш дуңгыз һәм мөгезле эре терлек асрала, тәүлегенә 150 тонна ит эшләнмәләре җитештерелә. Биредә 200 төрдәге продукция эшләнә. 
Бүген “Звениговский” ит комбинаты Россия күләмендә лидерлар исемлегендә: ул иң эреләрдән һәм уңышлы эшләүчеләрдән санала. 
Хуҗалыкта дуңгызларга һәр этапта сыйфатлы әйбәт азык ашатыла. Шуңа алар тиз һәм көр үсәләр. Катыборыннарны тукландыру тулысы белән автоматлаштырылган. Биредә һәр тәүлектә 300 тонна катнаш азык җитештерелә. Бөртекне үзләрендә 28 мең гектар җирдә үстерәләр һәм “Хузангай” җәмгыятеннән алалар.

“Звениговский”ның ит эшләнмәләре Россия һәм халыкара бәйге-күргәзмәләрдә медальләр яулаган, дипломнарга ия булган. Алар ел саен “Россиянең 100 иң әйбәт товары” агросәнәгать күргәзмәсендә җиңү яулыйлар. Бу комбинат  продукциясе Россиянең төрле төбәкләрендә үз кибетләрендә (аларның саны 500 гә җитә) сатыла хәзер. Районыбызда да шундый берничә сәүдә ноктасы ачылды. 
Ит комбинатында  импорттан тулысынча баш тартканнар. Монда сәламәт азык кына җитештерелә. Моңа сыйфатлы продукция файдалану юлы белән ирешәләр. Әйтик, яңа суелган ит, пастеризация үткән сөт, тавык йомыркасы, суган, сарымсак – барысы да тазә, натураль продукция. 

2000 елда Иван Казанков туган авылын үз канаты астына алып, биредә “Хузангай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ачты. Хәзер инде бу хуҗалык бик күп төрле продукция җитештерә торган, Татарстанда һәм аннан читтә дә танылган көчле җәмгыятькә әйләнде. Биредә төрле ярмалар, үсемлек мае, сөт, сыр, атланмай, он, катнаш азык, ит җитештерү комплекслары уңышлы эшләп килә. Июль аенда 1200 баш сыерга исәпләнгән яңа сөтчелек комплексын файдалануга тапшырырга әзерләнәләр. 
Әлегә исә Сихтермә-Хузангайда зур масштаблы “Уяв” бәйрәменә күпкырлы әзерлек бара. Якташыбыз Иван Казанков туган авылын юкка чыгудан саклап калды, хәзер ул Әлки җирен бөтен Россиягә танытырга җыена. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев