Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтовага кабер ташы куелды

.


Кәрим Тинчурин исемендәге театр коллективы, Г.Камал исемендәге академия театры артистлары, Исламия Мәхмүтованың  кызлары, туганнары, якташлары  артист җирләнгән Самосырово бистәсендә мөселман зиратына җыелды. Күңел хәтирәләре яңартылды.  
Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова   Татарстанның  Әлки районы Югары Әлки авылында туган. Узган елның 3 декабрендә 76 яшендә безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Исламия Мәхмүтова якташларының, гомүмән бөтен татар халкының якты йолдызы иде. Ихлас, ялкынлы, кабатланмас иҗаты белән чын-чынлап тамашачылар мәхәббәтен яулады һәм иҗаты белән Әлки районын данлады. Әлеге сүзләрне Әлкилеләр җиткерде.   
Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева исеменнән Исламия Мәхмүтова каберенә чәчәкләр салдык. Фикерләрен җиткердек.  Чарага Әлки райононыннан мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, Исламия Мәүмүтованың авылдашы Югары Әлкидән Гөлнәфис ханым, танылган эшкуар Нәзгать Мәгърифатуллин килгән иде. Аларга Татарстанның халык артисты Резидә Төхвәтуллина да кушылды. Якташлар булуларына куанып яшәгәнлекләрен әйттеләр. Өстән яңгыр явуга да карамастан беркемдә ашыкмады, һәркем фикерләрен җиткерде. Исламия Мәхмүтованың кызлары Лилия, Ләйсән Мәхмүтовалар, Исламия ханымның сеңлесе Рүзия Мотыйгуллина, гомүмән туганнары килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Соңыннан чарада катнашкан хәзрәт Исламия ханым белән Хәлил Мәхмүтовлар рухына дога кылды. 
Кабер ташына Илхамия Мәхмүтованың үз куллары белән язылган “Кыр казлары артыннан” дигән сүзләр язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев