Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урак батырларын Әлки районы башлыгы бүләкләде

Районда бөртеклеләрне урып-җыю эшләренең 70 процентка якыны башкарылды. Элеваторга, ындыр табакларына 45 мең тонна икмәк керде.

Быел район кырларында эшләүче комбайннар саны алдагы еллар белән чагыштырганда кимрәк. Һәр кыр корабына 700 гектарга кадәр мәйданда урып-җыю эшләре башкару туры килә. 
Механизаторлар быел икмәкнең кадере бермә-бер югары булуны аңлап, иртә таңнан караңгы төшкәнче басуларда хезмәт куялар. 
Район башлыгы Александр Никошин басуларда булып, аеруча югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп эшләүче механизаторларны уңышлары белән котлады, аларга рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.
“Востокзернопродукт”ның “Салман” отряды кырларында эшләүче Олег Серягин район җитәкчесенең шундый бүләгенә лаек булды. Бу уңган механизатор үзенең “Акрос” комбайны белән урак башланганнан бирле 1 мең тоннадан артык бөртек суктырып алды. 
Елның елында комбайнчы Рәниф Гатин (“Востокзернопродукт”) уракта зур күрсәткечләргә ирешеп эшли. Ул берничә ел рәттән республиканың иң яхшы 100 комбайнчысы исемлегенә кереп, Татарстан Президентының махсус бүләгенә ия булган кеше. Рәниф Гатин быел да районның алдынгы комбайнчылары сафында. “Лексион-570” комбайны белән ул 1200 тонна бөртек суктырырга өлгерде. Александр Никошин аңа бүләген тапшырганда: “Яшь механизаторларны Рәниф кебек уңганнар үрнәгендә тәрбияләү мөһим безгә”,–диде. 
“Востокзернопродукт” комбайнчысы Игорь Желтухин бу көннәрдә Иске Матак кырларында көзге бодайның соңгы гектарларын урып-җыюда эшли. Ул да үзенең “Торум” комбайны белән 1000 тоннадан артык бөртек суктырып алган. Район башлыгы аңа тырыш хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, уракта яңа җиңүләргә ирешүен теләде.
“Хузангай” комбайнчысы Сергей Ермолаев  “Акрос” комбайнында урак башыннан 1100 тонна бөртек суктырып, җәмгыять механизаторлары ярышында әйдәп бара. Ул да район башлыгы Александр Никошинның тәбрикләү-бүләкләренә ия булды.
Урак батырларын хезмәт җиңүләре белән шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадеев, авыл җирлекләре башлыклары котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев