Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйда беренче тапкыр “Хузангай” җәмгыятендә ат фермасында тәрбияләнүче  Орлов токымлы атлар катншаты

Сабан туеның йөзек кашы ул – атлар чабышы. Чабышкылар, юртаклар ярышканны тамаша кылучылар елдан-ел арта бара.

 Сабантуй җиренә янәшә ясап төзелгән ипподром бер мәлгә халык белән тула.
Безнең ипподром бик җайлы урынга урнашкан. Монда тамаша кылучылар атлар узышканны бар дистанция буенча күзәтә алалар. 
Әнә, атлар чабышын оештыручылар беренче ярышка старт бирделәр. Быелгы атлар узышының тәүге ярышын юртаклар башлады. Бәйгедә өч район ярыша – “Алексеевскдорстрой”дан Сергей Хныченков, Спастан Рафик Сафин һәм Әлки районыннан Булат Гөбәйдуллин (Түбән Әлки). Беренче әйләнештә үк Забар Аш кушаматлы юртагы белән Алексеевск районы экипажы алга чыкты. Аның артыннан, аз гына калышып, Спас узышчысы бара. 
Тамаша кылучыларның күбесе Түбән Әлкинең Рахбар ярымтокымлы аты өчен җан атты. 
Әмма финишка бер-бер артлы күрше район узышчылары – башта Сергей Хныченков, аннары Рафик Сафин килделәр. 
Быелгы Сабантуйда беренче тапкыр “Хузангай” җәмгыятендә ат фермасында тәрбияләнүче  Орлов токымлы өч юртакны күрдек.
Әлеге атлар 250 ел чамасы элек Россиядә чыгарылган. Алар җигүле юртаклар буларак файдаланыла,  Орлов атларына халыкара ярминкәләрдә дә сорау зур икән.  Юртаклар бер туктамыйча 50 километр араны йөгерергә сәләтлеләр. Районыбызда 60 баш Орлов токымлы ат асрала. Алар саны елдан –ел  арта барачак. 
Менә әлеге юртакларга старт бирелде. Алар 4,5  һәм 6 яшьлекләр. Ярышларда катнашу өчен иң  әйбәт чор бу. Сабантуйга атларны ферма мөдире Марат Гобәйдуллин хәзерләгән. Марат үзе исә Дилер исемле юртак белән ярышты. 
Халык бу узышны бик яратып, хозурланып күзәтте. Соңгы метрларга чаклы кайсы юртакның беренче финишка киләсен әйтеп булмады.  Чөнки Марат Гобәйдуллин белән Габделәхәт Сәгыйтдинов атлары янәшә бардылар. Шулай да бер-ике метрга гына Габделәхәт Сәгыйтдинов аты финишка алдан керде. 
Чабыш күзәтергә килүчеләр өчен авыл атлары ярышын күзәтү тагын бер рәхәтлек бирде. Бу атлар нәселле түгел – алар йортта мең дә бер эшне башкаручы малкайлар. Шуңа аларга хөрмәт тә, игътибар да үзгә.
Авыл атлары арасында Илнур Рәхмәтуллин үзенең Кубасы белән беренче килде. Юхмачы авыл җирлегеннән җитмеш яшен ваклаучы Рәис Төхвәтуллин  финишка шактый артта калып керде. Аңа бәйгене утырып күзәтүчеләр дә  аяк өсте кул чаптылар, “әфәрин “ диеп мактау җиткерделәр. Чынлап та, Рәис абый, яшьләрдән бер дә калышмыйча, дистә еллар инде һәр Сабантуйда катнашып килә. 
Нәсел тамырлары Татар Төгәлбәе авылына тоташкан Зөфәр Кәримуллин үзенең теләктәше Рөстәм Алтынбаев белән ат узышларында җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Хәер, ярышларда катнашкан һәркем быелгы Сабантуй бүләгенә ия булды. Элеккеге хезмәттәшебез Гөлсинә Вәлиева борынгы гадәт буенча соңга калып килгән ат төзгененә яулык бәйләде. Моңа ат хуҗасы да, халык та бик канәгать калды.

 

 

Юртаклар
1.    Сергей Хныченков – “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте, кушаматы Забар Аш
2.    Рафик Сафин – Спас районы, Роган
3.    Булат Гөбәйдуллин – Түбән Әлки, Рахбар

 

Орлов токымлы юртаклар
1.    Габделәхәт Сәгыйтдинов – “Хузангай” җәмгыяте, Монто Кристо
2.    Марат Гөбәйдуллин - “Хузангай” җәмгыяте, Дилер
3.    Иван Ямчиков - “Хузангай” җәмгыяте, Феникс

 

Ярымтокымлы чабышкылар
1.    Михаил Недорезов - “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте, Марсель
2.    Сергей Хныченков - “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте, Фортуна
3.    Мөзәффәр Ишмуратов – Түбән Әлки, Малыш

 

Авыл атлары
1.     Радик Гәрәев - Түбән Әлки авыл җирлеге, Малыш
2. Илнур Рәхмәтуллин – Базарлы Матак авыл җирлеге, Куба
3.    Рәис Төхвәтуллин – Юхмачы авыл җирлеге, Майка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев