Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәһит Гатауллин 20 елга якын инде төрле сорт виноград үстерә

​​​​​​​Каләмдәшебез, “Әлки хәбәрләре”нең элекке редакторы, озак еллар “Ватаным Татарстан”да корреспондент булып эшләгән Шәһит Гатауллин лаеклы ялда да бик актив яши.

 

Ул төрле сорт виноградлар үстерү белән мавыгып киткән. Җылы якларга гына хас әлеге культурадан хәйран зур уңыш та ала икән.

Аның йортына капка ачып керүгә тәлгәш-тәлгәш виноградлар рәте сине каршы ала.  Изобелла дигәне бераз ачырак, яшел төстәге сорты баллы... Кыскасы, Шәһит Гатауллин 20 елга якын инде төрледән-төрле әлеге җимешләрне үстерә.

Күп кенә үсентеләрен тирә-күршеләргә, танышларына да биреп чыгара.

Шәһит Хабибуллович күп итеп курдюклы сарыклар асрый. Алар зур һәм көр булып үсәләр. Шулай ук аның йорты тулы үрдәк, бройлерлар, тавыклар. Кызганыч, җәй айларында кошларга ниндидер җәнлек һөҗүм итеп берничә дистәсен үтереп чыккан икән.

Шәһит Хәбибуллович бакча, йорт эшләре мине яңа әсәрләр язарга рухландыра ди. Аның берничә китабы басылып чыккан иде инде. Хәзер каләмдәшебез яңа зур әсәр өстендә эшли.

–Иртән дүртенче яртыда уянам да, бакчаларда эшләп кергәч язарга утырам. Шуннан рәхәтлек алам,–ди Шәһит Хабибуллович.

        

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев