Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салман авыл җирлегенә 7 авыл керә

Салман авыл җирлегенә 7 авыл – Салман, Яңа Салман, Демидовка, Түбән Салман, Иске Баллыкүл, Анина Салман, Хлебодаровка керә.

  Бу авылларда 247 хуҗалыкта 716 кеше яши. Былтыр аларда өч бала туган, 9 кеше бакыйлыкка күчкән.
Җыеннарда халык бик актив булды. Аларның җирлек башлыгына караганда, район җитәкчеләренә, оешма-предприятие вәкилләренә сораулары күбрәк булды. 

ФОТОРЕПОРТАЖ


Салманда җирлек башлыгы булып соңгы ярты елда Илнур Йосыпов эшли. Ул халык алдында 2022 елда башкарылган эшләргә хисап тотты. 


Авыл халкы 238 баш мөгезле эре терлек тота. Шуларның 111се – сыерлар. Сарык-кәҗәләр 354 баш исәпләнә. Ә менә дуңгыз асраучылар юк. Хәер, бу авылларда яшәүчеләргә дуңгыз асрарга ярамый да икән әле. Алга китеп булса да аңлатыйк: авыл Советы депутаты Павел Савинов “Безгә шәхси хуҗалыкта дуңгыз асрарга кайчан рөхсәт булыр икән?”, дип кызыксынды. Бу сорауга район ветеринария берләшмәсе баш табибы урынбасары Риназ Сафин ачыклык кертте. “Салман дуңгызчылык комплексы ябылды. Әмма бу якта Африка чумасы табылган иде. Шуңа да 20 километр радиуста авылларда җәй айларына чаклы дуңгыз асрау тыела”, – диде. 
Илнур Йосыпов җирлектә 5 фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген дәвам итүен, алардан һәм шәхси хуҗалыктан былтыр 262 тонна сөт җыелуын, аларга 7 миллион сумга якын акча таратылуын әйтте. Ул сыерлар асраучыларга дәүләттән 400 мең сумга якын субсидияләтә ярдәм булуын да уңай хәл дип атады. 
Былтыр халыктан 205 мең сум үзара салым җыелган. Моңа хөкүмәттән дүртләтә ярдәм дә кушылгач, бер миллион сумнан артык акча тупланган. Аның яртысы диярлек (492240 сум) авыл юлларын төзекләндерүгә, аларны карап тотуга юнәлтелгән. 
Җирлектә тугыз су башнясы бар. Халыкны өзлексез су белән тәэмин итүгә үзара салымның 129 мең сумы тотылган.
Авылларда каты көнкүреш  калдыклары өчен 30 контейнер урнаштырылган.  Алар өчен мәйданчыклар төзү эшләре башланган. Быел бу хезмәтне үзара салым хисабына дәвам иттерергә уйлыйлар. 


Халык авыл җирлеге башлыгы эшеннән бик канәгать булуын белдерде.
Сорауларга күчкәч, Искәндәр Хәлиуллин бар халыкны күптәннән борчыган проблеманы күтәреп:
–     Салманда табиблык амбулаториясе бар. Әмма табибы булмагач, нигә безгә кирәк ул амбулатория? Район үзәгеннән атнага бер көн табиб килеп эшләү һич дөрес түгел. Авыру бит сорап тормый: теләсә кайсы көнне чирләп китүең бар, – диде.
Бу сорауга район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов болайрак җавап бирде:
–     Районда гомумпрактика табиблары җитми. Без алга таба сезнең амбулаториядә  табибны район үзәгеннән  өч көн китереп эшләтүне җайга салырга тырышырбыз. Ә инде кинәт авырып киткәндә, район үзәк хастаханәсенең  тәүлек әйләнәсе эшләүче ашыгыч медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.    
Бер ир-ат:
–     Халыктагы сыерлар колакларына чиплар куелачак дип ишеттек. Моны ни өчен куярга кирәк, бу эш түләүлеме? – дип сорады.
Район баш ветеринария табибы урынбасары Риназ Сафин:
–     Быелдан башлап, халыктагы мөгезле эре терлеккә, атларга чиплар куелачак. Бу күбрәк хайванга карата нинди вакциналар кадалган, нинди дәвалау чаралары үткәнне теркәү өчен эшләнә. Чипсыз малны иткә тапшырып та булмас, андыйларга субсидияләр дә бирелмәскә мөмкин. Бу эшне ветеринария хезмәткәрләре түләүсез башкарачак, – диде. 
Фердинант Мәхмүтов:
–     Яңа Салманда олы юлдан мәчеткә кадәр асфальт юл салып булмасмы икән? Аның озынлыгы 500 метр, – диде. 
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов:
–     Авыл эчендәге юлларны үзара салым хисабына ремонтлау мөмкин. Бер елны юлның полотносын ясарга, аннан ком, таш түшәргә була, – дип җавап бирде.
–     Салман авылы клубына гармун, дартс уены җайланмалары сатып алып булмасмы? Сәхнә киемнәре дә кирәк, – ди бер хатын.
Район мәдәният бүлеге мөдире Рәсимә Гайфуллина:
–     Быел сез сораган гармун, дартсларны сатып алырга тырышырбыз. Ә нинди сәхнә киеме кирәк, шуны район үзәге мәдәнияте йортыннан вакытлыча куллануга алып торырга мөмкин. 
Демидовкада узган җыенда халык: “Авыл клубын ремонтлап булмасмы?” – диде.
Руслан Морадымов: 
–     Мин сезнең клубның аяныч хәлдә булуын бүген үз күзләрем белән күрдем. Бу клубны ремонтлаганчы, аның урынына 50 тамашачыга исәпләнгән  яңасын төзү арзангаракка төшә.  Быелга ремонт-төзелеш корылмалары планы кабул ителгән инде. Алга таба бу эшне башларга өметтә калыйк, – диде.
Демидовка халкы ветеринария, медицина хезмәткәрләренә җылы рәхмәтләрен җиткерделәр. “Әлки хәбәрләре”н беренче битеннән ахырына чаклы яратып укыйбыз”, – дип, без, редакция хезмәткәрләрен дә, сөендерделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев