Салман авылына берьюлы ике солдат кайтып төште
Яңалыклар

Салман авылына берьюлы ике солдат кайтып төште

Салман авылына әти-әниләрен, туганнарын, якыннарын шатландырып, берьюлы ике солдат кайтып төште.

Динар Насыйбуллин һәм Илфат Зарипов Ватан каршында изге бурычларын лаеклы үтәделәр. Алар туганнарының гына түгел, авылдашларының да горурлыгы. Менә ничек авыл челтәренә фотолар, җылы эчтәлекле фикер-теләкләр белән язма элеп куелган.

Әлки егетләре солдат хезмәтендә сынатмаганнар икән, тормышта да үз юлларын табып, ныклы адымнар белән алга барырлар. Динар белән Илфат авылдашларын һәрчак сөендереп торсыннар!


Нет комментариев