Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым хатлары октябрьдә килеп бетәчәк

Октябрь ае ахырына кадәр салым инспек өяиләреннән узган елгы милек буенча салым түләү квитанциясе салынган хатлар халыкка килеп бетәчәк.

Берәр сәбәп белән сезгә андый хат килми калса, аны салым түләүчеләрнең шәхси кабинеты, “Дәүләт хезмәтләре” порталы, “Минем документлар”га (МФЦ) мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.  Өлкән буын кешеләргә салым кәгазҗләре килми торса, шул турыда авыл җирлекләре хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итсәләр дә була. Алар бу документны сезгә табып бирерләр.

Иң мөһиме: салым буенча бурычны мөмкин кадәр  тизрәк ябу сорала. Югыйсә, 1 декабрьдән һәр түләнмәгән салым бурычы өчен пеня өстәлә бара.

Салымнар җир кишәрлеге, милек(өй, гараж һәм башкалар), автотранспорт өчен аерым түләнә. Салымны электрон юл белән түләү бик ансат. Квитанциядләге куар-кодка телефон куеп эшләргә бигрәк җайлы һәм тиз. Шулай ук банк һәм почта аша да түләргә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев