Рәфис Ганиуллин, Юхмачы икмәкханәсе җитәкчесе – шәхси эшмәкәр:
– Безнең коллективта өч дистәгә якын кеше эшли. Шуларның барысы да диярлек – хатын-кызлар. Торган саен, хатын-кызларыбызның үз хезмәтләренә ни дәрәҗәдә җаваплы карауларына сокланам. Алар – тырышлар, сабырлар, сылулар. Гаиләләрендә исә – күркәм әниләр, ирләренә кайгыртучан хатыннар. Мин аларның барысын да илаһи затларга тиңлим. Шуңа да коллективтагы барлык хатын-кызларыбызны хөрмәтлим, яратам.
Туташларга, ханымнарга 8 Март бәйрәме уңаеннан аяз күк йөзе, эшләрендә уңышлар, бәхетле гомерләр телим!
Нет комментариев