Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шимбә көнне укымыйбыз?

Матбугат чараларында соңгы вакытларда мәктәпләрдә башлангыч сыйныфларны шимбә көнгә укулардан азат итәргә телиләр, дигән фикер таралды.

Депутатлар Дәүләт Думасына шундый тәкъдим белән чыккан.
Дөрес, укулар булмау - ул әле мәктәпкә килмәү дигән сүз түгел. Депутатлар башлангыч сыйныф укучылары өчен шимбә төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөрү көне, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саный. Шимбә көннәрендә мәктәптә әти-әниләр катнашында чаралар уздыру да файдалы булыр иде, ди әлеге тәкъдим авторлары. Белем бирү системасында ата-аналарның катнашуы мөһим. Аеруча әтиләрне бала тәрбияләүгә тартырга кирәк. Башлангыч сыйныфлар өчен шимбәне укымый торган көн итү турында закон кабул ителсә, һәр мәктәп бу көнне нишләргә икәнне үзе хәл итәчәк..."

http://www.baltaci.ru/tt/the-news/item/14503

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев