Шәһит Бари улының сугышчан батырлыгы турында республика матбугатында бик күп мәкаләләр дөнья күрә
Күптән түгел “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары Эдуард Латыйпов районыбызда булды.
Ул Татар Суксуы авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәленә чәчәк бәйләме салды. Эдуард Латыйповның дәү әтисе Шәһит Бари улы Латыйпов шул авылда туып- үскән икән.
Шәһит Латыйпов 1918 елда туган. Педагогика училищесын тәмамлагач, Иске Чаллы мәктәбе директоры булып эшләгән. 1941 елның маенда ул армиягә алына, аерым төзелеш батальоны составында Белоруссиягә юллана. Анда алар аэродром төзиләр.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ул хезмәт иткән батальон аерым сапер батальоны итеп үзгәртелә. 1941 елның декабрендә отделение командиры Шәһит Латыйпов Волоколамск шоссесы районында фугаслар урнаштыруны оештыра. Ә Мәскәү янында фашистларга каршы һөҗүмгә күчәр алдыннан алар миналарны зарарсызландыралар, миналы кырларда безнең танклар өчен үтәргә хәвефсез юллар булдыралар. Егетнең кыюлыгын, оештыру сәләтен күреп, тиздән аны офицерлар әзерләү мәктәбенә юллыйлар. Ул аны бик әйбәт күрсәткечләр белән тәмамлый.
1943 елны инде взвод командиры Ш.Латыйпов Орел-Курск дугасындагы бәрелешләрдә, Харьков, Красноград, Полтава, Кременчуг шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Шулай ук Белоруссия, Польша өчен барган каты сугышларда батырлыклар күрсәтә. Якташыбыз Берлинны, Рейхстагны штурмлауда да катнаша. Төрле бәрелешләрдә ул өч тапкыр яралана.
Шәһит Латыйпов ике Кызыл Байрак ордены, өч Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, бик күп сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
1953 елда ул югары офицерлар мәктәбен тәмамлый һәм хәрби хезмәттә кала. Ун елдан соң гражданлык хезмәтенә күчә һәм 1988 елга кадәр Татарстан АССР элемтә идарәсендә бүлек җитәкчесе булып эшли.
Шәһит Бари улының сугышчан батырлыгы турында республика матбугатында бик күп мәкаләләр дөнья күрә. Аның исеме Татар Суксуы авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар истәлегенә куелган һәйкәлдә уеп язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев