Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сихтермә-Хузангайда “Ака- туй” сабан бәйрәме оештырып, зурлап кыр батырларын данладылар. ФОТО

 “Хузангай” җәмгыяте районда беренчеләрдән булып язгы чәчүне төгәлләде.

Узган шимбәдә алар “Ака- туй” сабан бәйрәме оештырып, зурлап кыр батырларын данладылар.

 

“Хузангай” быел са­бан эшләрен берьюлы дүрт районда – Әлкидә, Алексеевскида, Чистай­да һәм Спаста башкарды. Аларның гомуми җир мәйданы 52 мең гектар­дан артып китә. Бу бит кечерәк бер районның сөрү җирләре кадәр.

Быел хузангайлы­лар “Ака-туй” бәйрәмен дә зуррак масштабта – район Сабан туе сы­манрак үткәрергә бул­ганнар. Билгеле, моның өчен бәйрәмне элекке елларда уздыра тор­ган Хузангай мәктәбе йортына гына сыеш­маганнар. Авылның көньяк өлешендә, елга буенда матур мәйдан әзерләгәннәр.

Бәйрәм кунаклар­сыз була димени?! “Ака- туй”га дәрәҗәле куна­клар шактый килгән иде. Менә тантананы алып баручылар алар белән таныштыра: районыбыз башлыгы Александр Никошин, инвестор Иван Казан­ков, Чуашия мәдәният министры Константин Яковлев, Чуашиянең элекке Премьер-ми­нистры Лев Кураков, Россия Дәүләт Думасы депутаты Сергей Казан­ков, республикабызның Чуаш милли-мәдәни ав­тономиясе рәисе Анато­лий Самарцев һәм баш­калар.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Милли киемле кыз­лар кунакларны ипи-тоз, чәкчәк һәм сыра авыз иттереп каршылады­лар. Аннан алар гармун­чылар озатуында төп мәйданга уздылар.

Иң элек “Хузан- гай”ның хезмәт ал­дынгыларын, бәйрәмгә килгән барлык халыкны сәламләү өчен сүз район башлыгы Александр Ни­кошинга бирелде.

– Бүген без “Хузан­гай” җәмгыяте механи­заторларын, белгечләрен язгы чәчү эшләрен кы­ска срокта һәм сыйфат­лы башкарып чыгула­ры белән тәбриклибез. Хәзер иң мөһиме – яхшы һава торышы булсын иде. Бүген мин мәйданга җыелган бар халык исеменнән Иван Иванович Казанковка иң зур рәхмәтләремне җиткерәм. Кайчан­дыр таралу, юкка чыгу куркынычы янаган Сихтермә-Хузангай авы­лы бүген республикада лидерлар исемлегеннән төшми. Биредә яңа йор­тлар төзелә, җитештерү объектлары корыла, юл­лар салына.

 

 

 Бигрәк тә куаныч­лысы: яшьләр гаилә кора, балалар күп туа. Монда тормыш кай­нап тора. Яңарак кына районыбызда Та­тарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Ул да х у з а н г а й л ы л а р н ы ң хезмәтен югары бәяләде. Республикада Иван Казанков кебек та­гын берничә кеше бул­са, без бөтенләй башка тормышта яшәр идек, дип тә әйтте республика җитәкчесе. Без әле Пре­зидентны биредә сыр- май җитештерү заводын ачканда янә чакырырга ниятләп торабыз,–диде Александр Никошин.

Аннан район баш­лыгы “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугуновка Та­тарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми- нистрының Рәхмәт ха­тын тапшырды.

–Икмәк булса, җыр да була – мин гомер буе шушы хакыйкатькә инанып яшәдем,–дип басым ясады Иван Ка­занков. Аннары ул хуҗалыкта эшләрнең барышы, уңышлар һәм алга бурычлар турында сөйләп үтте:

– Быел яз соңлап килде. Шулай да без кыска вакыт эчендә чәчүне төгәлли алдык. Беренче күмәк шы­тымнар барыбызны да сөендерә, зур уңышка өметләндерә. Без быел тагын 20 бөртек суктыру комбайны сатып ала­быз. Терлекчелектә дә зур адымнар белән алга атлыйбыз. Ике ел ярым дигәндә зур комплекс төзедек. Анда 2500 баш савым сыеры, тагын 600 баш тана бар. Димәк, ел ахырына сыерлар саны 3 мең башка җитәчәк. Без хәзер сигез өлкәгә үз то­варларыбызны сатабыз. Димәк, җитештергән продукциябез бик сыйфатлы булыр­га тиеш. Тиздән сыр- май заводын эшләтеп җибәрербез, аннан кон­дитер заводына чират. Һәркайсыгызга хезмәт уңышлары телим, бәйрәм белән!

Менә “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов сүз алды:

–Безнең хуҗалык оешканга 16 ел. Бу вакыт эчендә аның чикләре киңәйде, ул җаваплылыгы чик- ләнгән җәмгыять булып үзгәрде. Безнең берничә районда меңләгән гек­тар сөрү җирләребез, зур терлекчелек комплексы­быз бар. Үзебез эшләгән районнарда мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны 12 мең 400 баш­ка җитә, ә савым сыер­лары 5400 баш тәшкил итә. Алга планнарыбыз да зурдан. Мин бүген мәйдан түрендә утыручы механизаторларыбыз­га олы рәхмәтләремне җиткерәм. Кыр эшләре вакытында сез көнне төнгә ялгап эшләп, хезмәт батыр­лыгы күрсәттегез. Һәркайсыгыз каршында хөрмәт белән баш иям. Чын ир-егетләр эшли бездә, мин сезнең белән ихластан горурланам,– диде Евгений Михайло­вич.

Аннан мәйдан уртасына язгы кыр эшләрендә катнаш­кан механизаторлар, машина йөртүчеләр, тимерчеләр һәм сле­сарьлар, ындыр таба­гы, җитештерү цехлары эшчеләре чакырылды. Кыр батырлары Вяче­слав Илюхин, Илгиз Гыйниятов, Солтан Га­лиуллин, Вадим Море­лев, Илнур Шиһапов, Рәис Насыйбуллин, Әмир Нуретдинов, Сер­гей Ермолаев, Владимир Казанков һәм башка­лар (“Хузангай” хезмәт алдынгыларының тулы исемлеге безнең сайтта) көчле алкышлар астын­да бүләкләнделәр.

Инде мәйданны гөрләтеп җырлы-биюле музыкаль тамаша башланды. Янәшәдә билбау көрәше кы­зды, гер күтәрү, кул көрәштерү, авыш бага­нага менү, капчык киеп узышу, бүрәнә өстендә капчык белән бәргәләшү кебек уен-ярышлар халыкны үзенә җәлеп итте. Аларда олысы-ке­чесе актив катнашты.

Ә арырак махсус эшләнгән ипподромда ат чабышлары старт алды. Атлар узышына каян гына килмәгәннәр – Казан, Чистай, Алексе­евск, Спас һәм, билгеле, үзебезнең район ча­бышкы һәм юртаклары җитезлектә сынашты.

“Ака-туй”ның ат ча­бышларын гаҗәеп ма­выктыргыч итеп тренер, районыбызның таны­лган спорт остасы Риф­кать Сәгъдиев алып бар­ды. Ярышларны бик күп халык тамаша кылды. Юртаклар бәйгесендә Чистайдан Шәрифҗан Хәсәнов аты беренче булса, ярымтокымлы бахбайлар арасында безнең Олег Синкин иярләгән атка тиңнәр булмады. Олег Ново­стройка егете. Ә атның хуҗасы – эшмәкәр Ма­рат Гобәйдуллин.

Көне буе гөрләгән, зур колач белән үткән “Ака-туй” бәйрәме хезмәт батырларын да олылады, күп авыллар­дан җыелган халыкны рәхәтләнеп ял да ит­терде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев