Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Римма Ивановна Горшковага 90 яшь тулды

Хезмәт ветераны Римма Ивановна юбилее уңаеннан күп кенә тәбрикләүләр кабул итте.

Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов  һәм Иске Кората авыл җирлеге башлыгы Иван Кудряшов тапшырдылар. Юбилярга илебез Президенты котлау-теләкләре язылган телеграмма белән бергә истәлекле бүләк тә тапшырылды.

Россия Федерациясе  Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов та Римма Горшковага котлауларын юллаган. Депутат ярдәмчесе, Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова аңа теләкләр язылган открытканы һәм кыйммәтле бүләкне тапшырды.

Луиза Заһидулла кызы Римма Ивановна олы яшьтә булуына карамастан, бик пөхтә яши, дип безнең белән уртаклашты. Римма Горшковага озак еллар шулай саулыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев