Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әсхәт Хәйруллин: Терлек – авыл җирендә яшәүчеләр өчен төп мал ул

Яшьрәк чагым иде әле. Чираттагы мәкаләмә мәгълүмат тупларга дип бер авылга киттем. Шунда йөргәндә бик матур, зур һәм нык йорт күреп, каршында тукталдым. Күренеп тора, аның хуҗалары таза, җитеш тормыш итәләр.

  Үтеп баручыдан:

–Биредә кемнәр яши?–дип сорадым.

Хуҗаларның исемен атагач, ул болай диде:

–Ничек баемасыннар соң, алар бит тире иләп тун тегәләр!

Күрәмсең, ул чорда байлык туплауның авыл җирендә бердәнбер мөмкинлеге шундый булгандыр. Ә хәзер ничек? Мул тормыш белән яшәү өчен нинди кәсеп отышлы? Моның җавабын сала халкы бик яхшы белә: күпләп мал асрасаң, муллыкка ирешергә мөмкин.

 

 

Түбән Әлки авыл җирлегендә ун һәм аннан да күбрәк баш сыер асраучы хуҗалыклар елдан ел арта. Рөстәм Саттаров, Фәннүр Сәлахов, Булат Гобәйдуллин, Ринас Хәмәтҗанов, Данис Сәлахов хуҗалыкларында 15-20 шәр баш мөгезле эре терлек тоталар. Без йортында 24 баш сыер булган Әсхәт абый Хәйруллин белән танышып кайттык.

 

Кыяр-кыймас кына башланган эш

Әсхәт абыйлар терлекне һәрвакыт күпләп асраганнар. Моннан дистә еллап элек ул чактагы район башлыгы һәм авыл советы рәисе аның янына икәүләп килеп, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга кыстаганнар.  Җитәкчеләргә Хәйруллинның хуҗалыгындагы тәртип тә, маллар санының күп булуы да, көрлекләре дә охшаган, күрәмсең. Әсхәт абый бер ай чамасы икеләнеп йөри, аннары, тәвәккәлләп, ризалыгын бирә. Янында һәрчак булышырга әзер ике улы үсеп, кул астына кергән. Үзен инде әйткән дә юк, терлекләрне яратып, күңелен биреп карый. Шулай итеп, фермер хуҗалыгы оештырып җибәрә ул.

Хәйруллиннарның өйләре авыл читендә булу да әйбәт: терлек-туар асрагач, аның тиресе дә җыела, һавага таралган исен дә һәркем яратмаска мөмкин. Бу яктан Әсхәт абыйның күңеле тыныч – бер күршесе Рөстәм Саттаров үзе дә күпләп терлек тота. Аның белән килешеп, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр һәм эшлиләр. Икенче ягында бушап калган хуҗалыклар гына. Элеккеге бакчаларда алабута үсеп утырмый, фермер ул җир кишәрлекләрен үз исеменә рәсмиләштергән, хәзер шунда күп итеп кабак, печән өчен үлән үстерә.

Крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштерү өчен документлар булдыру эшен күбрәк Әсхәт абыйның тормыш иптәше Илсөяр башкара. Фермер хуҗалыгына әйләнгәч, аларга район һәм республика тарафыннан төрлечә ярдәм күрсәтә башлаганнар. Әйткәнемчә, Хәйруллиннарның өе авыл читендә урнашкан. Шунлыктан язын-көзен юлсызлыктан интеккәннәр. Республикада гамәлдә булган программаларның берсе кысаларында авылның үзәк урамыннан Хәйруллиннарга кадәр 362 метр озынлыкта бетонлы юл салына.  Зур итеп абзарлар төзүдә дә дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә. Шикләнеп-куркып кына алынган эшләре шулай акрынлап җайга салына, хуҗалык ныклы адымнар белән алга китә. Терлекләргә печән хәзерләү өчен район җитәкчелеге “Яшь көч” җәмгыятеннән 40 гектар җирне арендага алуда булыша. Яңа салынган  абзарларда терлекләр саны елдан ел ишәя.

 

Алмаш кайтканга сөенгән

Хәйруллиннарның уллары Марат белән Муса бер-бер артлы Казанга укырга китәләр. Әсхәт абый хатыны Илсөяр белән шундый зур хуҗалыкны үзләре генә алып барырга тиеш булалар. Дистәләгән баш сыерны тәрбияләү өчен көч тә, дәрман да җитмәс дип, крестьян-фермер хуҗалыгыннан чыгып маллар санын киметергә булалар. Әмма уллары Марат башкалада укып берара төрле урыннарда эшләгәннән соң туган авылына әйләнеп кайта һәм:

–Әти, әйдә әле, сыерлар санын кабат арттырып эшләп карыйк,–ди. Ата кеше моңа сөенә генә. Күп сөт бирергә сәләтле сыерларны башка районнардан кайтаралар. Яхшы нәсел бирергә сәләтле үгезне 120 мең сумга сатып алалар. Шәхси ярдәмче хуҗалык статусына ия булгач, терлекчелек биналары төзү өчен дәүләт тарафыннан 400 мең сумлык грант отып алалар. Арттагы бәрәңге бакчасына 50 метр озынлыкта иркен итеп бина төзүгә керешәләр. Дөрес, дәүләт ярдәме генә җитми, банктан кредит алырга да туры килә.  Әмма Әсхәт абыйның күңеле тыныч, чөнки ул бурычларны түләп бетерәселәренә дә, куелган хезмәтләренең бушка булмасына да ышана. Бер генә эш тә бит акча кертмичә, тырышлык куймыйча табыш бирми. Фермер хуҗалыгы тоткан Әсхәт ага моны үз тәҗрибәсеннән чыгып яхшы аңлый.

50 баш савым сыеры асрауга исәпләнгән бина инде төзелеп бетеп килә. Без Хәйруллиннарда булганда иркен итеп корылган бинада Марат ярдәмчесе Рөстәм Саттаров белән  тирес чыгару җайланмасы урнаштыруга хәзерлек алып бара иделәр. Әлеге җайланманы (ТСН) интернет аша эзләп табып, 400 мең сумга сатып алырга җыеналар. Димәк, яңа бинада маллар астын чистарту белән бәйле авыр кул хезмәте булмаячак. Әлегә кадәр абзардагы тиресне кыш айларында кул арбасына төяп артка чыгара булганнар.

Агроном белгечлегенә ия Әсхәт Хәйруллин терлек тиресенең файдасын яхшы аңлый, аны оста файдалана. Үзләренең җир кишәрлеге янына чыгаралар тиресне, трактор белән ташып өеп куялар һәм ике ел үткәч, аны ашлама итеп кырларына тараталар.

 

Фермер аптырашта: җир җитәрлек түгел!

Хәзерге вакытта Әсхәт Хәйруллин үз карамагындагы 13,8 гектар пай җирләреннән файдалана, шунда үлән үстерәләр. Әмма бу кишәрлек кенә малларны азык белән тәэмин итү өчен җитәрлек түгел. Узган җәй бик коры килгәнлектән, азык запасы бөтенләй аз булган. Кыш ахырында Борискино авылыннан төргәген 2 мең, хәтта 2500 сумнан әллә ничә трактор арбасы печән сатып алганнар. Шуңа өстәп, тагын бер фермердан алты арба сенаж алып кайтканнар. Фураж өчен бөртек тә шактый кыйммәткә төшкән. Шунлыктан Әсхәт абый җир мәйданнарын арттыру турында уйлана.

Соңгы елларда Хәйруллиннар шактый техника сатып алганнар: йортларында өр-яңа диярлек МТЗ тракторлары бар. Башкортстандагы бер завод белгечләре белән элемтәгә кереп, үз сызымнары буенча КУН-10 төягече ясатып алганнар. Үлән чапкыч, теземнәрне җыю җайланмаларын да булдырганнар. Хәзер исә барлык керемнәрен яңа бинаны төзеп бетерүгә тотарга булганнар.

Ә шәхси хуҗалыкның кереме шөкер итәрлек икән. Бигрәк тә җәй айлары отышлы: һәр көнне Хәйруллиннар хуҗалыгыннан 400 литр сөт тапшырыла. Дөрес, җәйге мул сөт чоры 1-2 ай гына дәвам итә. Шулай да сөттән һәр көнне акча керә бит. Димәк, акрынлап булса да башлаган эшне тәмамлау өчен матди мөмкинлекләре бар.

Инде 60 яшьтән узса да, Әсхәт абый бөтендөнья интернет челтәрендәге яңалыклар белән танышып барырга вакыт таба. Бигрәк тә үзе кебек  фермерларның эшчәнлеген күзәтә, киңәшләренә колак сала, тәҗрибәләрен өйрәнә. Ул Татарстанда яшәп терлек асраучылар чатында теркәлгән. Үзе дә еш кына әлеге чатта язгалый, үзен борчыган сорауларны бирә. Чөнки әлеге чатта тәҗрибәле белгечләр дә бар икән бит, алар агрономия, ветеринария белән бәйле сорауларга төпле җавап бирәләр. Шулай шул, гомер яшә, гомерең буе өйрән, дигән халык та.

Билгеле, безнең авылларга Әсхәт Хәйруллин кебек уңган һәм тәвәккәл, тырыш һәм үҗәт кешеләр бик кирәк. Әсхәт абый үрнәгенә иярүчеләр күбрәк булсын иде. Тәҗрибәле фермер үзе дә:

–Терлек – авыл җирендә яшәүчеләр өчен төп мал ул,–ди.

Шул малларны карап куйган хезмәте бәрәкәтле буласына, тормышын мул итәсенә ышана ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев