Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөләйман Шакиров китап чыгарган

Татар Төгәлбәендә туып үскән, быел 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Сөләйман Шакировның яңа китабы дөнья күргән.

 

Ул “Үткәннәргә карыйк каерылып” дип атала. Китапта Сөләйман аганың төрле матбугат басмаларында чыккан мәкаләләре туплап бирелгән. Бу китап өчен аталап язылганнары да бар.

Сөләйман Шакиров Казанда яши. Ул “Әлки хәбәрләре”нең актив хәбәрчесе. Аның туган авылы Татар Төгәлбәенең үткәне, бүгенгесе, кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлы кешеләре турындагы язмалары газетада әледән-әле басылып тора. Моңа кадәр дә якташыбызның үз язмаларын китап итеп туплап чыгарганы бар иде.

Сөләйман ага, яше олы булуга карамастан, актив тормыш алып бара. Ул республиканың Аксакаллар шурасы әгъзасы. Республика газеталарында да кызыклы, эчтәлекле мәкаләләре дөнья күреп тора. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев