Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөләйман Идиатулла улы Шакиров вафат булган

1936 елның 3 гыйнварында туып, Төгәлбай авылында гомер кичергән, ә соңгы елларда Казанда балалары тәрбиясендә яшәгән Сөләйман Идиатулла улы Шакиров вафат булган.

1936 елның 3 гыйнварында туып, Төгәлбай авылында гомер кичергән, ә соңгы елларда Казанда балалары тәрбиясендә яшәгән Сөләйман Идиатулла улы Шакиров вафат булган.   
Сөләйман Шакиров озак еллар район  газетасының иң актив хәбәрчеләренең берсе булды.  Ул язу эшләре белән  авыл  мәктәбендә укыганда ук шөгыльләнә башлый.  Авыл тормышындагы төрле уңай һәм тискәре күренешләре район газетасына язып торган.
Казанда яшәгән елларда да Сөләйман Шакировның республика, район газеталарында тормыш-көнкүреш, милли-мәдәни темага хәбәрләре, андагы кешеләр язмышы  турында вакыйгалары  басылып торды.
Ул үз язмаларын туплап, биш китап бастырып чыгарды. Сөләйман Шакировның  язмалары укучыларда һәрчак кызыксыну уятты. Ул төзек, бай эчтәлекле язмалар хәзерләр иде. 
Сөләйман Шакиров 86 яшендә дә актив тормышта яшәде. Без аны шундый тынгысыз, битараф булмаган шәхес буларак күңелләребездә озак еллар сакларбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев