Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Одушкина: “Кайбер авылларда авыручылар күпләп теркәлде”

Коронавируска каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде.

 
 Анда район баш табибы Светлана Одушкина да чыгыш ясады. Табибәнең әйтүенчә, берәр авылда күп кеше катнашында мәҗлес я бәйрәм үткәрсәләр, чирләп китүчеләр саны шунда ук арта икән. “Соңгы тапкыр мондый хәл Иске Салманда булды”,–диде ул. Светлана Викторовнаның сүзләренә колак салып, алда торган 8 Март бәйрәмен өйләребездә, якыннарыбыз белән генә билгеләп үтү хәерлерәк булыр. Мондый киңәшне комиссия утырышында аеруча ассызыкладылар. 
Хәзерге вакытта район хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлегендә алты авыру дәвалана икән. Аларның берсе – бала. Авыр хәлдәге берәүне госпитальгә озатканнар. 
Районның медицина учреждениеләрендә теләге булганнарга прививка ясау өчен 700 данә вакцина бар икән. Вакцина кадатучылар санына килгәндә, район буенча күрсәткеч югары, тик Салман һәм Апак авыл җирлекләрендә яшәүче пенсионерларга прививка ясауны әйбәтрәк оештырасы иде. 
Район башлыгы Александр Никошин һәр учреждение, предприятие биналарында Роспотребнадзор тарафыннан куелган таләпләрнең төгәл үтәлергә тиешлеген искәртте. Моның өчен җирлек тә бар икән: Роспотребнадзорның Әлки районындагы вәкиле Алмас Абзалов кайбер офисларда кешеләр кергән җирдә куелган антисептиклардан буш савытлар гына утырып калганны ачыклаган. Билгеле, вирустан саклану чаралары һәр җирдә дә тиешле дәрәҗәдә булсын. 
Районда ревакцинацияләү һәм балаларга прививка ясау буенча эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев