Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Одушкина: Түбән Әлморзадан бер өлкән яшьтәге ир кеше авыр хәлдә ята

​​​​​​​Короновирус чигенә башласа да куркыныч чир булып калуын дәвам итә. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина үзләрендәге йогышлы чирләр бүлегендә 6 кешенең дәвалануын әйтте.

 Аларның икесе балалар икән. Түбән Әлморзадан бер өлкән яшьтәге ир кеше авыр хәлдә ята, ди ул.

Баш табиб хәзер коронавирус чире ачыкланган кешеләрне дәвалану өчен азанга яки Чистайга озатулары хакында да әйтте.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә табиблар, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр һәм социаль хезмәткәрләргә ревакцинация ясау мөһим чара булып кала. Районда 5100 кешегә ревакцинация ясалган.

Ковид чире буенча оператив мәгълүматларда Татарстанда һәр тәүлектә йөзәрләгән кешенең әул чирне йоктыруы турында әйтелә. Бу исемлектә 3-5 авыруның безнең районда да табылуы күрсәтелә.

Роспотребнадзорның райондагы белгече Алмас Абзалов үзләренең хезмәтләре куйган таләпләр көчендә калуы турында искәртә. Ул ковидтан тыш башка вируслы чирләр дә азынган чор, ди. Шуңа сәламәт яшәү, үзеңне саклау бик мөһим.

Район поликлиникасында вакцина һәм ревакцина ясау дәвам итә. Балалар өчен дә вакцина запасы бар бездә. Шуңа да пр ививка ясатмаганнарга яисә ясату вакыты чыкканнарга хастаханәгә, авылдагы фельдшер-акушерлык пунктларына мөрәҗәгать итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев