Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Одушкина: “Вирус кыска вакыт эчендә кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра"

Татарстан чит илләрдә котыра башлаган, инде Мәскәүдә көннән-көн артуы күзәтелгән коронавирус штаммының “омикрон” исемлесеннән саклануга, аны дәвалауга әзерләнә. Инде күрше өлкәләрдә әлеге куркыныч вирус табылган да.

“Омикрон” чире йоктырганны ничек белеп була? “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә районның баш табибы Светлана Одушкина болай дип аңлатты: “Яңа вирусны йоктыручының башы авырта, хәле юк, үзен каты арыган кеше кебек хис итә, тамагы авырта, температурасы бераз күтәрелә, тән сызлый. Вирус кыска вакыт эчендә кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра, башкаларга да тиз йога”.
Бүген районда коронавирус һәм үпкә ялкынсынуы чиреннән 14 кеше дәвалана. Аларның алтысы район хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлегендә ята, икесе ковид госпиталенә озатылган, калганнары өйләрендә савыга.
Коронавирус белән  чирләүчеләр санының артуы күзәтелә. Авыручылар саны кисәк артса, үзәк хастаханәдә өстәмә 12 урын әзерләнгән. Әгәр инде алары да җитмәсә, хирургия бүлегенең бер башында 20 урынга исәпләнгән палаталар булдыру мөмкинлеге бар.
Район башлыгы Александр Никошин 60 яшьтән өлкәннәрнең коронавируска каршы прививканы бик сүлпән  ясатуларын тәнкыйтьләде. Бу эшне Апак, Иске Камка, Иске Алпар, Базарлы Матак җирлекләрендә җанландырасы бар. Ә инде кемнәр 6 ай элек һәм аннан да иртәрәк вакцина кадаткан икән, алар хәзер ревакцинация үтәргә тиеш.
Иң мөһиме – җәмәгать урыннарында сирәк булырга тырышырга, анда битлек киеп йөрергә, аны ике сәгать саен алыштырырга, кулларны еш юарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X