Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилге авылында җыен үтте

20 гыйнварда Ташбилгедә авыл җыены үтте. Бу әле бураннар басылмаган җомга көн иде. Шуңа авыл советының киңәйтелгән утырышына халык мәдәният йорты тамаша залын тутырып килгән.

Гомумән, Ташбилгедә авыл җыеннары һәр елны күп халык катнашында уза. Бу монда сораулар-проблемалар күп булмаган түгел. Киресенчә, бу – җыеннарда  җитди сорау күтәрүчеләр булмый диярлек. Ә менә халык арасында, яшәүләреннән канәгать булып чыгыш ясаучылар була. Соңгы җыеннан соң да минем яныма ике ханым килеп: “Безнең китапханәчебез Розалия Абдуллинага рәхмәт белдерәсебез килгән иде. Җыелышта торып басып шуны әйтә алмадык”, – диделәр. 

Розалия Җәүдәт кызы авыл халкы белән күп төрле бәйрәмнәр, бәйгеләр үткәрә икән. Бигрәк тә өлкән буын бу чараларда рәхәтләнеп катнаша.

Ташбилге авыл җыенында район башлыгы Александр Никошин да катнашты. Димәк халык сорау-тәкъдимнәрен турындан-туры район җитәкчесенә җиткерә алды.

Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев 2023 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Авылларда үткән җыеннарда халык быел үзара салымның күләмен 50 сумга арттырып, 800 сум итеп билгеләгән булган.

Былтыр март башларына инде үзара салым кертергә тиешле бар кеше дә моны түләп куйган. Нәтиҗәдә, 160 мең сумга якын акча тупланган. Шуңа дәүләттән 633 мең сум субсидия кайткан. Әлеге акчаның зур өлеше авыл урамнары юлларын ясауга тотылган. 440 мең сумга вак таш (щебень)  сатып алынган. Су үткәргечләрне ясаган өчен 113 мең  760  сум  тотылган. Авыл юлларын кардан чистартып торган өчен шәхси эшмәкәр Шәйхетдиновка 87 мең сум түләгәннәр. Шулай ук урам утлары чыгымына, су насослары сатып алуга үзара салым акчасы ярап куйган. 

Ташбилгедән ике егет хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә укатнаша. Бу ешетләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә тырышканнар. Берсенең өенә табигый газ кертелгән, икенчесенә – бетон алкалардан канализация базы ясалган. 

Былтыр халык җыйган акчага тимер штакетник, профильләр сатып алып, өмә ясап зиярәтнең коймасын яңартканнар. 
Ташбилгедә соңгы еллларда күп төрле соөиаль корылмалар төзелгән, ремонтланган. Бу турыда халык алдында район башлыгы Александр Никошин үз чыгышында билгеләп үтте. Берничә ел элек башлангыч мәктәп белән, балалар бакчасының берләштерелгән бинасы ремонтланган булса. Аннан модульле ФАП төзелде. Мондагы зур мәдәният йорты бинасы да бик зәвык белән яңартылды. Александр Федорович алга таба да социаль-көнкүреше тормышын яхшырту буенча эшләребез диде. Тик демография мәсьәләсе борчуга сала. Былтыр җирлектә бер генә сабый да тумаган. 

–    Бу инде бөтен авылларга хас проблема, – дип куйды ул хакта башлык. Аннан халыкны республикада булган программалардан активрак файдаланырга чакырды. 

–    Сез абзарларны яңарттырып  маллар санын арттырырга планлыйсыз икән, моның өчен  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә  мөрәҗәгать итеп программага керергә һәм ул чыгымнар өчен субсидияне алырга мөмкин, – диде башлык.  

Александр Федорович авыл халкына үзара салымны ел башында ук түләп куюлары өчен рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт хисләрен ул махсус хәрби опера өиядә катнашучыларга гуманитар ярдәм туплауда активлык күрсәтүләре өен җиткерде. 
Район башлыгы 5, 16. 17 мартта узачак сайлаулар хакында сөйләгәндә:

–    Сез ишетеп беләсез инде хәзерге ил Президенты Владимир Путин сайлауларда катнашырга теләген белдерде. Шулай ук бу постка сайлау өчен бик күпләр үзенең кандидатурасын куярга җыена. Иң мөһиме – сез дөрес карарлар кабул итеп, сайлауларда катнашыгыз! – дип өндәде.

Ташбилге һәм Урта Биктимер халкы алдында “Востокзернопродукт” җәмгыятенең Көнбатыш Әлки территориаль идарәсе җитәкчесе  Марс Сәгыйров чыгыш ясады. Ул узган авыл хуҗалыгы елына анализ ясады. 

–    Һава торышы коры килү сәбәпле, көтелгән уңышны алмасак та, җир пайлары өчен бөртекне тулысынча тарата алдык, – диде җитәкче.

Ул шулай ук үз борчылуын да яшермәде. 

–    Кайчан гына әле Ташбилге авылыннан бездә 12 механизатор эшли иде. Хәзер биредә ике тракторчыбыз калды. Өлкән буын лаеклы ялга китә, яшьләр килми. Бу бездә борчылу тудыра, – диде Марс Сәгыйров.

Ташбилгедә уңган-булган гаиләләр күп. Кече ферма тотучылар, эшмәкәрләр, үзмәшгульләр барысы да әйбәт кенә эшлиләр. “Әлки хәбәрләре” газетасы  да тырыш эшләп бу авыл кешеләре турында еш яза. Биредә бит матбугатка һәр язылу чорында район газетасын бик күпләр алдырырга теләк белдерә. Подписканы оештырганы, бу катлаулы һәм бик тә четрекле эшне бар нечкәлекләре белән оста башкарганы өчен Илмира Нурлыхаковага без бик рәхмәтле. Үзенең авыл советы сәркатибе вазыйфасы өстенә бу хезмәтне дә башкара ул. Җыен ахырында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, юбилярлар, авыл активистлары бүләкләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев