Ташбилгедә яшәүче крестьян-фермер Рәмзил Әхмәдиевнең хуҗалыгында хәзер дүрт йөз баштан артык мөгезле эре терлек бар.
Шуларның яртысы — савым сыерлары.
Бу көннәрдә фермер печән хәзерләү белән мәшгуль. Көннәр яңгырлы булганга, ул аз-азлап күпьеллык үләнне чаптырып, киптереп, рулоннарга төрәргә тырыша.
Малларга азык әзерләү өчен аның 400 гектар сөрү җирләре бар. Шул басуларда сенаж, силос салу өчен культуралар үстерә, бөртеклеләр дә чәчә.
“Быел маллар өчен азыкны ике елга җитәрлек итеп әзерләргә мөмкин. Үстерелгәнне вакытында җыеп алып, саклауга куярга көннәр генә мөмкинлек бирсен”, — ди Рәмзил Фәрхәтович.
Нет комментариев