Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев: Ураза – игелекле гамәлләр кылу ае

Ураза аенда ифтар ашлары үткәрү, анда катнашу динебездә гаять саваплы гамәл санала.

 Әнә шундый олуг ифтар 5 майда Базарлы Матактагы бер кафеда узды. Авыз ачу мәҗлесе Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Фоат Вәлиев исеменнән оештырылган иде.
Сый-хөрмәттән сыгылып торган мул табыннарга авылларның имам-хатыйплары, дин әһелләре, башка кунаклар чакырулы иде. 
Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев ифтар кичен вәгазьләр сөйләү белән башлады. Аннан табын янында утыручыларны Рамазан ае белән район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул чиста татар телендә теләкләрен ирештереп, һәркемгә сәламәтлек, бәхет теләде. 
Фоат Вәлиев аңа кушылып:
–Ураза – игелекле гамәлләр кылу, әти-әниләргә, туганнарга, якыннарга күбрәк хөрмәт күрсәтү ае. Мөселманнар өчен кадерле һәм саваплы бу айда тоткан уразаларыгыз, кылган изге гамәлләрегез кабул булсын,–диде. 
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, авыллардан килгән кунаклар да теләкләрен җиткерделәр.
Ирек хәзрәт Коръән сүрәләре укыды. Авыз ачкач, мөселманнар бергәләп намазга басты. Мәчет картлары ифтар ашын оештырган Фоат Вәлиевкә, шундый игелекле ул үстергән әти-әнисенә олы рәхмәтләр әйттеләр. 
Фоат Вәлиев – кече Ватаны, туган җире өчен кайгыртып, һәртөрле ярдәм күрсәтеп яшәүче якташыбыз. Тагын бер ифтар ашын ул районның икенче яртысында – Апак авылында үткәрә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев