Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районында язгы кыр эшләренең барышы һәм эшмәкәрләр эшчәнлеге белән танышты

20 майда, якшәмбе көнне, язгы кыр эшләренең барышы белән танышу йөзеннән районыбызда Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов булды.

   Президентны Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Александр Никошин озатып йөрделәр.

 

 

Бу көннәрдә Әлки кырларында язгы кыр эшләре югары темпларда дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов кырлар өстеннән вертолетта очып үтеп, анда эшләрнең барышы белән танышты. Ул “Кызыл Шәрык-Агро”ның  Хлебодаровка, Иске Баллыкүл, Югары Матак авыллары басуларын, шулай ук “Хузангай” җәмгыятенең Чуаш Шәпкәсе, Түбән Колчурино, “Яшь көч”нең Югары һәм Түбән Әлки авыллары кырларын карады.

Аннан Президентның вертолеты Түбән Әлкидә бертуган Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларның производство базасы территориясенә төште. Биредә аны башта эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов үзенең  җитештерү цехлары белән таныштырды. Республика җитәкчесенә  йөк автомобильләре өчен заманча корылган гаражны күрсәттеләр. Дамир Шәйхетдиновның ике дистәләп йөк машинасы Россия буенча сөт продукциясе, төзелеш материаллары ташу хезмәтләре күрсәтә. Моннан тыш эшмәкәр үз базасында авыл җирендә һәрчак кирәге чыгып торган күп төрле техника булдырган. Әйтик, автокран, экскаватор, погрузчик, бульдозер һәм башкалар. Авылларда бит төрле төзелеш, ремонт эшләре һәрдаим башкарыла. Шуңа мондый махсус машина-тракторларга  гел эш чыгып тора. Аларны сорап авыл җирлекләре башлыклары әледән-әле мөрәҗәгать итә икән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Дамир Шәйхетдиновның күптән түгел эшли башлаган көнбагыш мае сыгу цехын карады. Биредә Президент яңа җитештерелгән майдан авыз итте. Бернинди өстәмә кушылмаларсыз хуш исле тәмле май аңа бик ошады. Республика җитәкчесе Дамир Шәйхетдиновтан май сыгу цехы өчен чимал табуда кыенлыклар юкмы, дип сорады. Эшмәкәр әйтүенчә, көнбагыш тәкъдим итүчеләр  цехның җитештерү ихтыяҗыннан да күбрәк икән. Ул көнбагышны урып-җыю чорында ук, теләсә нинди дымлылыкта кабул итә. Чөнки аның хәзер зур җитештерүчәнлеккә ия яңа бөртек киптерү җайланмасы эшли башлады.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Президентка көнбагыш бөртеге саклана торган зур складны да күрсәттеләр. Чынлап та, монда май өчен чимал запасы меңнәрчә тонна өелеп тора.

Ә янәшәдә сөт кабул итү пункты урнашкан. Анда да Рөстәм Миңнехановка иң заманча технологияләр ярдәмендә сөт продукциясен беренчел эшкәртеп, суытып җитештерүчеләргә озату җиһазлары күрсәтелде.

Аннан эшмәкәрнең бөтен Россия буйлап йөк ташый торган, чит илдә җитештерелгән куәтле автомобильләре рәте аша үттек.

Аерым бер мәйданда Әлки җирендә җитештерелгән продукциядән күргәзмә  ясалган иде. 

Татарстан Президенты язгы кыр эшләрендә катнашучы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

 

Иң элек район башлыгы Александр Никошин хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең ничек баруы белән таныштырды. Районда 46,6 мең гектарда сабан культуралары игелергә тиеш булса, бу эш 31,3 мең гектарда (67 процент, 20 майга) башкарылды. Бөртеклеләр 17,2 мең гектарда чәчелә. Моннан тыш, 18,6 мең гектарда уҗым культуралары игелә. Алар әйбәт кенә кышладылар. Иртә яздан уҗым басулары гектарга 120 килограмм исәбеннән минераль ашламалар белән тукландырылды. Хәзер механизаторлар уҗымнарны корткычлардан, төрле чирләрдән саклау буенча химик эшкәртүгә керештеләр.

“Хузангай” җәмгыяте  районда беренчеләрдән булып язгы чәчүне төгәлләде. Александр Никошин Президентны өч-дүрт көннән чәчү эшләре барлык хуҗалыкларда да тәмамланачак дип ышандырды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, райондагы терлекчелек темасын күтәреп:

–Биредә сөт терлекчелеге тармагына гаять зур күләмдә средстволар юнәлтелде. Районда бүген биш эре сөтчелек комплексы эшли. Сез сөт продукциясе җитештерү буенча берара республикада лидерлар исемлегендә идегез. Хәзер дә күрсәткечләрегез яхшы. Әмма әле резервларыгыз да бар. Бүген сөт базарында бәяләр югары түгел. Шушы катлаулы чорны эш темпларын киметмичә үткәреп җибәрергә кирәк,–дип ассызыклады.

Баш табиб Светлана Одушкина Президентка район үзәк хастаханәсенең бәби табу бүлеген ремонтлауда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнехановка ул зәвык белән төзекләндерелгән, иң заманча җиһазлар урнаштырылган бүлмәләрнең фоторәсемнәрен дә күрсәтте. Президент уенын-чынын кушып:

–Хәзер Әлкидә балалар тууны арттырыгыз инде,–дип куйды.

Баш табиб республика җитәкчесенә гозерен дә җиткерде. Район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге бинасы  начар хәлдә, аңа ремонт ясатуда булышуны сорады. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә ярдәм итәргә ышандырды.

Район үзәк китапханәсе директоры Татьяна Петухова да Президентка мөрәҗәгать итте.

–Соңгы елларда безнең үзәк китапханә вакытлыча бер бинада халыкка хезмәт күрсәтә. Безгә район җитәкчелеге буш бина бирергә ышандыра. Әмма аңа капиталь ремонт сорала. Шул бинаны төзекләндерүдә финанс ярдәме күрсәтә алмассызмы?–диде ул.

Президент үзенең ярдәмчеләренә әлеге мәсьәләне дә “эшкә” алырга күрсәтмә бирде.

Татар Төгәлбәе авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнил Гәрәевнең дә Президентка сүзе бар:

–Бездә күп фермерларның тракторлары иске. 50х50 принцибы буенча безгә тракторлар сатып алу программасын гамәлгә кертеп булмасмы?

–Андый программа бездә элек бар иде. Быел, сөткә бәяләр төшү сәбәпле, ул программа средстволарын фермерларга савым сыерлары өчен субсидия бирүгә юнәлттек. Ташламалы шартларда тракторлар сатып алу программасын алдагы елларда янә эшләтербез,–дип җаваплады Президент.

–Мин Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы. Быел татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Дамир Шәйхетдинов авылда күпер төзетү мәсьәләсен күтәргән иде. Проектчылар килде – эш башланды. Сезгә зур рәхмәт, –ди Мансур Галиуллин.

–Күпер быел төзеләчәк. Аны файдалануга тапшырганда мине дә чакырыгыз,–диде Рөстәм Нургалиевич.

Әфганчылар һәм башка сугышчан конфликтларда катнашучылар оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов  Президентка Әлкинең сугышчы-интернационалист егетләренә багышланган “Вакыт безне сайлады” дигән китапны бүләк итте.

Район активы белән очрашудан соң Рөстәм Миңнехановка “Ремтехсервис” җәмгыяте җитәкчесе Рәис Галиуллин үзләренең техникасын күрсәтте. Аның хезмәт коллективы авыл хуҗалыгы өчен бик тә мөһим эш – җирләргә известь кертүне башкара.

Аннан инде эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновның җитештерү базасына күчтек. Президент биредә К-701 тракторларына яңа сулыш бирә торган ремонт базасы белән танышты.  Альберт Шәйхетдинов элекке елларда “Сельхозтехника” берләшмәсе башкарган күп төрле эшләрне дәвам иттерә. Тагын бер цехка үтеп, без К-701 ләрнең двигательләрен ремонтлау бүлеген карадык. Соңрак Альберт Шәйхетдинов предприятиедә эшләүчеләр туклана торган ашханәне дә күрсәтте. Рөстәм Миңнеханов  бинаның затлы, матур эшләнүен, уңайлы булуын билгеләп үтте.

Районыбыз инвесторы Иван Казанков та республика җитәкчесенә гозерен җиткерде. Сихтермә-Хузангай авылында  “Хузангай” җәмгыяте эшче-белгечләре өчен яңа поселок төзелә. Әмма аңа юллар начар хәлдә. Рөстәм Миңнеханов Иван Казанковның республикага зур инвестиция кертүен югары бәяләде һәм авыл юлы төзелешендә ярдәм булачагын әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев