Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тагын 22 кеше коронавирус йоктырган

Республикада соңгы тәүлектә COVID-19 ның 22 яңа очрагы ачыкланган.

Бер кеше вирусны читтән йоктырып кайткан, калганнары чирлеләр белән аралашу аркасында авырып киткән. Алты кеше хастаханәләргә салынган, 16 сы өйләрендә дәвалана.

Районыбызда коронавирус белән чирләгән 21 кеше исәпкә алынган. Соңгы вакытта бездә әлеге чирне йоктыру очраклары күзәтелми. Ә менә күрше районнарда авыручылар шактый. Әйтик, узган тәүлектә Нурлат районында 5 кешедә әлеге йогышлы чир табылган. Спас районында бер кешегә COVID-19 диагнозы куелган.

Эпидемия башланганнан бирле республикада коронавирусның 6740 очрагы теркәлгән. 9 сентябрьгә 5563 кеше авырудан терелгән.

Медицина хезмәткәрләре коронавирустан саклану чараларын төгәл үтәргә чакыра. Кибетләрдә, кеше күп җыелган урыннарда битлектән булыгыз. Пирчәткә кию дә йогышлы чирдән сакланырга ярдәм итә. Кулларны сабынлап ешрак юарга, антисептиклар белән эшкәртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев