Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Кәчи авылы янындагы күпердә реконструкция эшләре башланды. ФОТО

Түбән Кәчи авылы янындагы күпердә реконструкция эшләре башланды

Түбән Кәчи авылы янындагы күпердә реконструкция эшләре башланды. Бу  54 метр озынлыгындагы күпер 2 метрга киңәйтелә һәм металл конструкцияләре ныгытыла, яңартыла.

Биредә хәзерге вакытта прораб Алексей Ещев җитәкчелегендәге бригада күпернең сул ягындагы эшләрне башкаралар. Алар күперне металл белән янга таба киңәйткәннәр,  өстенә тимер-бетон җәеп чыкканнар. Хәзер шуңа бетон измә салалар.
Алексей Ещев җитәкчелек иткән бригадалар районыбызда күп күперләргә ремонт үткәрде. Былтыр алар Базарлы Матакта Актай елгасы аша яңа күпер төзеделәр. Бу коллективта үз эшләренең чын осталары эшли. Араларында Әлки егетләре дә шактый.
–Безнең бригадада иң әйбәт эшчеләрнең берсе – Кошки авылыннан Александр Горшунов. Ул арматуралар белән бетонлау хезмәтен үтә төгәл һәм сыйфатлы башкара. Әлки районы егете Илсур Муртазин Базарлы Матак һөнәр училищесын тәмамлап беренче елын гына эшләсә дә, үзен бик өметле, булдыклы итеп күрсәтә. Безнең иң оста төзүчеләребез – бригадир Роман Кравец, монтажчы Владимир Кудосов, эретеп  ябыштыручы  Иван Леванов. Алар күпер салу кебек катлаулы һәм җаваплы хезмәтне бөтен нечкәлекләрен белеп, җиренә җиткереп эшлиләр. Димәк, бу күпер төзелешенең дә сыйфатлы итеп һәм билгеләнгән вакытка төгәлләнәсенә шик калмый, – диде Алексей Ещев.
1 ноябрьдә генә керешсәләр дә, биредә инде эшләрнең яртысы диярлек төгәлләнеп килә. Күпер төзүчеләр Яңа елга монда реконструкция эшләрен тулысынча башкарып та чыгарга җыеналар.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Александр Горшунов, Роман Кравец, Алексей Ещев, Иван Леванов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев