Түбән Колчуринога су кирәк, Югарысында клуб сорыйлар
–Безнең Түбән Колчуринода яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган диярлек. Бары тик су белән тәэмин итү мәсьәләсе борчый безне.
Шуны хәл итә алмассызмы?–дип сорады авыл җыенында Татьяна Количина.
Әлеге җыенда катнашкан район башлыгы Александр Никошин сорауга шунда ук ачыклык кертте.
–Сезнең авылда яңа су трассасы салырга кирәк. Аның өчен кичекмәстән смета-проект документларын әзерләү сорала. Әлеге документ әзер булуга сезне “Чиста су” программасына кертүне кайгыртырбыз. Быел авылларга яңа су трассасы салу буенча смета документлары әзер булган биш җирлектә эшләр башкарылачак. Татарстан хөкүмәтеннән бу эшләр өчен 30 миллион сум акча сорап алдык,–диде ул.
Югары Колчурино җирлеге башлыгы Елена Краснова ике авылда да узган елда башкарган эшләр турында хисап тотты.
Җирлек составына дүрт авыл керә. Бу –Югары һәм Түбән Колчурино, Катюшино, Юксул. Дөрес, Юксулда гомер иткән соңгы кеше вафат булган, анда яшәүчеләр юк хәзер. Җирлектә 518 кеше пропискада тора, ә даими яшәүчеләр саны 388 кеше.
“Хузангай” җәмгыяте якын булгач, күпчелек шунда үзенә хезмәт урыны тапкан. Анда Югары һәм Түбән Колчуринодан йөзгә якын кеше йөреп эшли.
Түбән белән Югары Колчуриноны ике генә чакырым ара аерып торса да, авылларда тормыш күпкә үзгә. Әйтик, Түбән Колчуринода халык яңа өйләр җиткереп, мал-туар асрап актив тормыш алып бара. Җирлектә күпбалалы 13 гаилә бар. Алар барысы да диярлек Түбән Колчуринода яшиләр. Ә Югары Колчуринода сыер асраган бер генә гаилә дә калмаган. Шуңа да Татарстан хөкүмәте тарафыннан шәхси хуҗалыкны үстерүгә бирелә торган субсидияләрдән дә файдаланучылар юк монда.
Түбән Колчуринода исә өч гаилә кече ферма төзелешенә ярдәм алган, тагын бер гаилә тиздән алачак. Гаилә фермасы хуҗасы Сергей Рыжков үзен дә, берничә авылдашын да эшле итеп уңышлы гына яши бирә.
Ике Колчуринода да башлангыч мәктәп, балалар бакчасы эшли. 29 укучы Чуаш Борнае мәктәбенә автобусларда йөреп белем алалар.
Елена Краснова халыкның бу якта актив булуларын әйтеп узды. Югары Колчурино халкы, шул авылдан чыккан кешеләр берничә көн дәвамында зират тирәсен тоту буенча өмәдә катнашканнар. Түбән Колчуринода зират территориясе җыештыру буенча шулай ук өмәләр оештырылган.
Түбән Колчуринода үзара салым акчасына балалар өчен уен мәйданчыгына җиһазлар сатып алганнар. Аны язга урнаштырып та куярга исәпләре.
Җирлектә яшәүче халыктан былтыр үзара салымнан 157 мең 232 сум акча кергән. Хөкүмәт ярдәме кушылгач, ул 762 мең 682 сум тәшкил иткән. Бу акча планлаштырылган максатларга тотылган. Ул урам утлары лампаларын алыштыру, су белән тәэмин итү, зиратларны ремонтлау-төзекләндерүгә, каты көнкүреш калдыклары контейнерлары мәйданчыкларын ясауга, юлларны карап торуга юнәлдерелгән.
Югары Колчурино клубы ремонты мәсьәләсен авыл халкы алдагы җыеннарда да күтәргән иде. Бу юлы исә район башлыгы Александр Никошин белгечләр чакыртып клуб ремонты өчен смета документы әзерләү бурычын куйды. Клубны эчке яктан ремонтлап, халыкка ял итү өчен уңай шартлар тудырылачак.
Чуаш Борнае мәктәбе директоры Николай Хвостов районыбыздагы һөнәр училищесында ачык ишекләр көне үткәреп, балаларны шул чарада катнаштырасы иде, дигән теләген җиткерде.
Александр Никошин мондый очрашуны февраль аенда үткәрү буенча Базарлы Матак училищесы җитәкчесенә күрсәтмә бирде. Башлык җирлектә умартачылык белән шөгыльләнүчеләрне җыеп, аларга хөкүмәттән нинди ярдәм каралуы хакында сөйләргә кирәк, диде ул. Бу эшне җитәкче район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә йөкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев