Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

 Түбән Әлкидә Әхәт Вәлиев һәм Рәмзия Галәветдинова авылның клубсыз калуына борчыла

Чуаш Кичүе һәм Түбән Әлки авылларында узган "Бердәм Россия" партиясенең кабул итүләрендә район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев катнаштылар.

 Түбән Әлкидә Әхәт Вәлиев һәм Рәмзия Галәветдинова авылның клубсыз калуына борчылып кабул итү пунктына килгәннәр.

Биредә чүп-чар контейнерлары өчен мәйданчыклар төзетүдә ярдәм сорап, авыл аша ага торган Ата елгасын чистартуны берәр программага кертәсе иде дип тә мөрәҗәгать иттеләр.

Халыкның гозерләре теркәп алынды. Бу мөрәҗәгатьләр алга таба “Мой депутат” дип исемләнгән республика наказлар җыелмасына кертеләчәк, аларны хәл итү юллары билгеләнәчәк.

“Бердәм Россия” партиясе мобиль төркемнәренең кабул итүе барышында “Минем депутат” (“Мой депутат”) сайтына кереп тә үз сорауларыңны калдырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев