Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәҗрибәле табиб Ирек Билаловтан әлкилеләргә киңәш

Ковид атлы зәхмәт безгә килгәнгә бер ел да ун ай вакыт үтте. Гамәли медицина өлкәсендә эшләүче табиб буларак үземнең моңа кагылышлы фикерләрне сезгә җиткерәсем килә.

 
Табиб булып эшләгән чорда миңа йөзләгән, меңләгән авыру белән очрашырга, аралашырга, аларга медицина ярдәме күрсәтергә туры килде.
Табибларга гаять зур күләмле эш йөкләнү сәбәпле, үзем дә практик табиб булып, авыруларны кабул итәм, башкача булмый. Беркадәр тәҗрибә дә тупланды, күп кенә гыйбрәтле хәлләр дә күрергә туры килде. Шуңа да фәкать үзем күргән, кулларым аша узган нәрсәләр турында гына  фикерләремне җиткерәм.
Кемнәр бүген бу чир белән авырый?
1.Вакцина кадатмаган кешеләр. Миңа кергән һәр кешедән аерым сорыйм: прививка ясаттыгызмы? Чирләүчеләрнең 95 проценты, бәлки артыграктыр да, ясатмадым, дип җавап бирә.
2.Вакцина ясаттым, дип кәгазь юнәтеп, шуңа ышанып йөрүчеләр. Иртәме-соңмы чир андый кешеләрне куып тота.
3.Вакцина ясатып та, билгеле бер вакытта иммунитет барлыкка килгәнче битлек кимичә (иммунитет тулысынча 42 көндә формалаша) яисә вакцина кадаткач, авыр физик эш белән шөгыльләнеп, табиб киңәшен санга сукмаучылар.
4.Бер өлеш кешеләрдә вакцина ясап та антитәнчекләр хасил булмый (якынча 5-8 процент). Андый иптәшләргә яңабаштан вакцинация узарга тәкьдим ителә (башка төр вакцина белән).
5.Кемнәр ярты ел элек  авырганнар яисә вакцина ясатканнар. Ике очракта да иммунитет ярты елга бара, аннан кимү ягына китә.
Мине дөрес аңлагыз. Бу табиб ниләр сөйли, агитация алып бара дип уйлый күрмәгез. Бу чирнең төп авырлыгы медицина хезмәткәрләре җилкәсенә төште бит. Кайбер коллегаларыбыз шушы вирус ялкынында янып, бакыйлыкка күчтеләр. Мин белгән берничә табиб, озаклап реанимациядә ятып, кыл өстендә калып, исәеп яңадан халыкка ярдәм күрсәтергә алындылар, эшләрен дәвам итәләр. Үзебезнең баштан да узды бу чир, яхшы таныш. Поликлиникаларда нагрузка ике- өч тапкыр артты.
Барыгызга да бер генә киңәшем бар. Тирә-юньдәге хәлне күреп торасыз, аерым лекция укыйсы юк. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз! Өстәп тагын шуны әйтәсем килә: вакцина ясаткан кешеләр дә чирләп китә. Без аны яшермибез. Беренчедән, андый чирләүчеләр күп түгел. Икенчедән, андый кешеләр авыруны җиңел яисә уртача  кичерәләр. Төрле кешенең организм халәте күп нәрсәдән тора. Кемдәдер берничә хроник авыру була (шикәр чире, йөрәк чире, башка органнары зарарланган кешеләр). Бусы да коронавируска каршы торучанлыкны бик нык киметә.
Тагын бер киңәш: тамак авыртса, тән температурасы күтәрелсә, коры ютәл, баш авырту, көчле хәлсезлек билгеләре булса, кичекмәстән табиб чакырыгыз яисә поликлиникага барыгыз, узар әле, дип көтеп ятмагыз. Иң мөһиме – дәвалауны мөмкин булганча иртәрәк башларга кирәк, күп нәрсә шуннан тора. Үз белдегегез белән дәваланырга тырышмагыз. Бу файда урынына зыян  китерергә  мөмкин.
Барыгыз да сәламәт булыгыз!
Якташларга олы хөрмәт белән, 42 ел табиблык стажы булган Ирек Билалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев