Комбайннар уракка тулысынча әзер булачак
Түбән Әлкидәге «Ремтехсервис» җәмгыятендә комбайннарны яңа урак чорына ремонтлыйлар. Ремонт эшләре барышы белән җәмгыять инженеры Рәис Хәлиуллин таныштырды.
— Биредәге биш New Holland комбайны өчен 26 нчы урак сезоны булачак. Аларның барысына да диярлек тәҗрибәле механизаторлар беркетелгән. Запас частьләрне ташып торабыз, барысы да уракка әзер булачак, — ди Рәис Хәлиуллин.
«Ремтехсервис» җәмгыяте комбайннары алдагы елларда чит регионнарда урып-җыю эшләрендә катнаша иде. Соңгы берничә елда алар «Кызыл Шәрек» җәмгыяте белән килешүләр төзеп, Әлки районында һәм күршеләрдә икмәк язмышын хәл итүдә хезмәт куялар.
Нет комментариев