Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тугыз дистә ел дәвамында район газетасы Әлки төбәге тарихын яза

Район газетасы чыга башлауга быел 90 ел тулды. Газетабызның горурланырлык бай тарихы бар. Ә мондый олуг юбилей ул - үткәннәргә борылып карарга бер сәбәп тә. 

60 нчы еллар фоторәсеме. Район газетасы редакциясе коллективы. Сулдан уңга: (басып торалар) Габдерәүф Шәфигуллин – редактор урынбасары, Мәсгуть Әмиров – җаваплы секретарь, Амур Вәлиев – авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, кырыйдагы ир-атның исеме билгеле түгел; (утыралар) Нурлыбисал Шәвәлиева – бухгалтер, Шәүкәт Шәвәлиев – авыл хуҗалыгы  бүлеге әдәби хезмәткәре, Гөлнур Таҗиева, Мәсхүдә Мияссарова – редакция хезмәткәрләре, Бари Гыйльмиев – газета редакторы.

 

Гел халык белән бергә
Әйдәгез, район басмасының кайбер сәхифәләренә күз салыйк әле.  Кайбер мәгълүматлар буенча район газетасының беренче саны 1932 елның мартында дөнья күргән. Шул заман рухында аңа “Колхоз, алга!” дигән исем бирелгән.
Газетаның беренче редакторы Шакиров фамилияле кеше була. Ул ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты тарафыннан районга партия эшенә җибәрелә. 
Кызганыч, газетаның баштагы өч елдагы саннары архивларда сакланмаган. 
Күп еллар буе “Колхоз, алга!” бүгенге район газетасыннан ике мәртәбә кечерәк форматта чыгып килә. Партия документларында әлеге басма хакында бик әйбәт фикерләр әйтелгән. Авыл хуҗалыгында колхозлашу елларында  газета халыкның аң-белемен күтәрүдә партия һәм совет органнарының актив һәм ышанычлы ярдәмчесе була шул.
Ул елларда газета латин шрифты белән басылган. Татар телендә хәзерге рус алфавитын 1940 елда гына файдалана башлыйлар.  
Ике елдан артык “Колхоз, алга!” бары татар телендә генә чыккан. Бу исә газета сүзен киң массаларга җиткерүдә шактый кыенлыклар тудыра. Район территориясендә бит төрле милләт кешеләре яши. 
Авыл хуҗалыгында киеренке эш вакытларында газетаның кайбер саннары бер ягы татарча, икенче ягы русча басылган чаклар да булган. Кайвакыт татар телендәге газетада берничә язма рус телендә дөнья күргән. 
Бөек Ватан сугышыннан соң, район газетасы “Коммунизм юлы” (“ Путь коммунизма”) исеме белән чыга башлый. 50 нче еллардан соң газета дүрт битлегә әйләнә һәм атнага өч мәртәбә чыга. Бу вакытта инде ул татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Төп газета татарча эшләнә һәм рус теленә тәрҗемә ителә. Русча газета берара мөстәкыйль дә булып ала. Әмма бу озакка бармый.  Рус газетасының редакторы Геннадий Иванович Пахомов була. 
1962 елда Әлки районы бетерелә. Газета чыгу да туктатыла. 1965 елда район яңадан оештырыла, һәм “Коммунизм юлы” кабат дөнья күрә башлый. 
1992 елда газетаның исеме “Әлки хәбәрләре” (Алькеевские вести”) дип үзгәртелә. 
90 еллык тарихының һәр этабында район газетасы укучылары белән бергә була. Аның битләрендә район тормышы киң яктыртыла. Газетаның төрле еллардагы саннары белән танышканда районда авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатьнең ничек үсүен, әлкилеләрнең Бөек Ватан сугышында Җиңүне якынайтуга керткән өлешен, сугыштан соңгы бишьеллыклар планнарын тормышка ашыруда фидакарьләрчә  хезмәт итүен анык күзалларга була. Газета  халыкны җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итүгә мобилизацияләүдә бик зур роль уйный. Ул бүген дә бу юнәлештә район җитәкчелегенең  ярдәмчесе һәм таянычы булып тора. 
Аңлашыла ки, 1932 елдан соң  газета зур үзгәрешләр кичерде. Аның форматы зурайды,  аудиториясе киңәйде. 90 нчы еллар азагына кадәр газета кулдан җыела, нык искергән полиграфия ысулы белән басыла иде. Шрифтлар да, басу машинасы да шактый тузганлыктан, газета сыйфатсыз чыга, аны укуы да авыр иде. 
2000 елда редакциядә зур үзгәрешләр булды. Компьютерлар алынды, газета заманча техникада җыела һәм басыла башлады. Район басмасын эшләү өчен бүген безнең полиграфия мөмкинлекләребез бик күп.    

 

Газетаның күренекле шәхесләре
Район газетасының беренче саны дөнья күргәннән соң узган еллар дәвамында  редакция коллективында никадәр кеше эшләгән. Аларның һәркайсы – редактормы ул, әллә хәреф җыючымы, хәбәрчеме, әллә газета басучымы – үз хезмәтен бөтен тырышлыгын, күңел җылысын биреп башкарган, хезмәт вазыйфаларына зур җаваплылык белән караган.
Бөек Ватан сугышы елларында “Колхоз, алга!”  редакциясе белән Әминә Закирова җитәкчелек итә. Ул районыбызга Казаннан җибәрелгән белгеч була. Әминә Закированың улы Урал Закиров – космос техникасы төзүдә катнашкан танылган галим, физика-математика фәннәре докторы, районыбызның шәрәфле гражданы. 
Узган гасырның 60 нчы һәм 70 нче елларында  редактор булган Бари Илал улы Гыйльмиев та газета тарихында җуелмас эз калдыра. Бөек Ватан сугышы ветераны Бари Илалович белән бер чорда эшләгән хезмәттәшләре аны туры сүзле, принципиаль, таләпчән һәм кырыс характерлы җитәкче буларак искә алалар. Һәр мәсьәләдә үз фикере булган редактор район җитәкчелеге позициясенә каршы барудан да курыкмый. 
Район газетасы белән төрле елларда Зиннур Әхмәдиев, Нәсих Таҗиев җитәкчелек итәләр. Илмир Газиз улы Мингалиев та (70 нче һәм 80 нче елларда редактор иде) - район халкы өчен кызыклы һәм эчтәлекле газета чыгару, редакциянең матди базасын ныгыту өчен күп тырышлык һәм көч куйган шәхес.
Элекке коллегаларыбыз, бүген инде арабызда булмаган Габдерәүф Шәфигулла улы Шәфигуллинны һәм Рафик Галләм улы Шәйхетдиновны да без олы ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Алар икесе дә гомерләренең иң матур, энергияле елларын газета эшенә багышладылар. Редакциядә төрле вазыйфаларда эшләп, катлаулы 90 нчы елларда газета белән җитәкчелек иттеләр. Компетентлы, тирән белемле, үз эшләрен бөтен нечкәлекләре белән белгән бу редакторлар газетаның бизәлешен һәм эчтәлеген яхшыртуга зур өлеш керттеләр, күп яшьләргә журналист хезмәтенең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм иттеләр. Район газетасының тарихын җентекләп өйрәнгәне өчен Рафик Шәйхетдиновка без аеруча рәхмәтле. 

 

Район җитәкчелегенә оппозициядә
1990 елда безнең газета (ул чагында “Коммунизм юлы”) халык арасындагы чуалышлар, ягъни протест акциясе үзәгендә кайнады. Ул чакта Шәһит Хәбибулла улы Гатауллин редактор иде.
80 нче еллар азагында һәм 90 нчы еллар башында район газетасының сирәк саны тәнкыйть мәкаләләрсез чыга иде. Илдә хәбәрдарлык чоры башлану тәэсирендә булгандыр бу, мөгаен. Газета битләрендә  район үзәк хастаханәсе, коммуналь хезмәтләр, колхозлар һәм совхозлар эшендәге кимчелекләр фаш ителде, КПСС райкомы һәм халык депутатларының район советы эшчәнлеге ачыктан-ачык тәнкыйтьләнде. Газета чын-чынлап район җитәкчелегенә оппозициягә әйләнде. Күпләр моны хуплады. Ә кайберәүләр аптырашта калды: ничек инде болай, газета бит партия райкомы һәм халык депутатларының район советы органы, диделәр
Билгеле, район җитәкчелеге мондый хәл белән килешә алмады. Район җитәкчеләре һәм газета редакторы арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләште. 1990 елның 21 маенда редактор Гатауллинның эше КПСС райкомы пленумында тикшерелде. Пленумда чыгыш ясаганнан соң, Шәһит Гатауллин Базарлы Матаның үзәк мәйданына чыгып, тәнкыйтьне кысу һәм эзәрлекләүләргә җавап йөзеннән  ачлык игълан итүен белдерде. 
Мәйданга халык җыела башлады. Күп оешмаларда һәм предприятиеләрдә эш туктады. Стихияле, ягъни оештырылмаган митинг башланды. Кешеләр газета редакторын яклап чыгыш ясадылар, имзалар җыйдылар, район җитәкчеләренә үз дәгъваларын белдерделәр, демократия принциплары һәм хәбәрдарлык урнаштыруны таләп иттеләр.
Халык өч тәүлектән артык мәйданнан таралышмады. Район җитәкчеләре һәм КПСС өлкә комитетыннан килгән вәкилләр бөтен бу вәзгыятьне һәм Ш.Гатауллин куйган таләпләрне партия райкомының чираттан тыш пленумында карарга һәм тиешле чаралар күрергә ышандырдылар. 
Бу вакыйга районны сискәндереп җибәрде. Тиздән партия райкомының беренче секретаре алышынды. Кызганыч, Шәһит Гатауллин әлеге хәлләрдән соң редактор булып берничә ай гына эшләде. Районда “Намус” исемле яңа газета чыгарырга  талпыну да булды. Әмма Ш.Гатауллин җитәкчелегендә бу газетаның берничә саны гына чыгып калды. 
Туксан еллык тарихында газета байтак үзгәрешләр кичерә. Берничә тапкыр аның исеме дә алышына. Әмма ничек кенә булмасын, ул һәрчак ил тормышы белән яши. Газета битләрендә  - туган районыбыз тарихы, аның халкының язмышы, «Әлки хәбәрләре» заман белән бергә атлый. Туксан еллык чал тарихы булса да, ул бүген дә яшь әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев