Үргәгар җирлегендә авылларны төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылган
Зур булмаган Үргәгардән мәктәпләрдә 35 бала укый, мәктәпкәчә яшендә 21 сабый бар.
Дөрес, авылда башлангыч сыйныф мәктәп кенә калды. Күп бала район үзәгендә белем ала. Тагын 8 нарасый балалар бакчасында тәрбияләнсә, икесе Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалында һөнәр үзләштерә. Бу инде авылда яшь гаиләләр шактый яши дигән сүз.
Яңа һәм Иске Үргәгарне берләштергән җирлектә мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә эшли. Бер гасырдан артык тарихы булган мәчеттә һәр көнне азан яңгырый.
Үргәгардә авыл җирлегенә һәр хисап җыелышы клуб тулы халык катнашында уза. Бу да юиредә яшәүчеләрнең туган җирләре тормышына битараф булмаулары билгеле.
Җирлек белән соңгы сигез елда шушы авылда туып үскән, гомере буе гадел һәм намуслы хезмәт куйган Әнвәр Рәхимҗанов җитәкчелек итә. Аның хисап җыенында халык алдында башкарылган хезмәтләре турында әйтер сүзе күп булды.
Авылда соңгы елларда урам малларын төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылган. Дөрес, олы юлдан алып Үргәгарнең буеннан буена асфальт юл күптәннән ясалган иде. Ә менә урам юлларына халыктан үзара салым җыю эшләре башлангач чынлап торып алындылар.
Былтыр Кояшлы (Солнечный) һәм Исхаков урамнары юлларына ком ташып түшәп куйганнар. Юлга җәю өчен 350 тонна вак таш кайтартканнар. Иртә яздан аны юлларга җәячәкләр. Әнвәр Рәхимҗанов халыкка: “Шулай эшләр дәвам итсә, 2-3 елда авыл урамнары тулысынча каты түшәмәле юллы булачак”, – дип ышандырды.
Авыл уртасында диярлек буа бар. Былтыр аны төзекләндерү эшләре буенча байтак эшләр башкарылган.
Хәзер авылда да тормыш шәһәрнеке сыман: өйләргә суы кергән, табигый газы яна. Иртән торуга су кирәк. Биредә аның белән өзлексез тәэмин өчен барысы да эшләнә. Былтыр сафтан чыккан ике насос алыштырылган, автоматына төзәтүләр ясалган, су трассасы ремонтланган. Шунысы гына аяныч: суга бер генә көн өзеклек булмаса да, кайбер гаиләләр ул хезмәткә айлар буе түләми киләләр. Җыенда андыйларга вакытында түләп барырга кирәклеген әйттеләр.
Авыл урамнары тәүлекнең караңгы в акытында гөлт итеп яктыртыла. Һәр багана арасы лампалар яна. Аның төзек эшләвен даими контрольдә тоталар.
Авылда зур булмаган парк төзелгән, һәйкәл куелган. Чишмәләрне карап, тирәсен чүп үләннәрдән чабып, чистартып торалар.
Авылда ике зиярәтнең дә тирә-юне тимер койма белән әйләндереп алынган. Анда кирәк-ярак кую өчен биналар төзелгән. Һәр елны өлкәннәр оештырылып, халык зиярәтне тәртиптә тоа. Дөрес, былтыр өмәгә читтә яәүче авылдашлар азрак кайтканнар. “Уртак
йортыбызны бергәләп карап торсак иде”, – ди Әнвәр Рәхимҗанов.
Җирлек башлыгы:
– Соңгы елларда республика, рвайон җитәкчелеге авылларда эшсезлекне бетерү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә нык игътибар бирә. Бу дөрес тә, авыл җирендә эшсезлек төшенчәсе булырга тиеш тә түгел. Кешеләр ниндидер сәбәп белән эшкә урнаша алмый икән, аның үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы – терлекләре, кош-корты, умарталыгы гаиләсен тәэмин итәрә тиеш. Авылда бу яктан үрнәк гаииләләр дә байтак: Ике крестьян-фермер хуҗалыгы, биш шәхси кече хуҗалык (ЛПХ) уңышлы гына эшли, – диде.
Ул үз чыгышында былтыр 26 тонна сөт тапшырган Әсфән Сибагатуллинны, 10 һәм 8әр тонна сөт саткан Рамил Фәттахов һәм Таһир Сәлаховны мактап телгә алды.
Җыенда авыл мәдәният йорты дирекоры Гөлшат Мусина һәм Көнчыгыш Әлки территориаль идарәсе җитәкчесе Айрат Нуруллин узган елда башкарылган эшләре хакында сөйләделәр.
Авыл җыенында күп еллар дәвамында намуслы хезмәт башкарганы һәм 2023 елның беренче яртыеллыгына “Әлки хәбәрләре” газетасына яздыруда район конкурсында җиңгән почта хезмәткәре Руфия Сибгатуллинага район башлыгы Алекс андр Никошин имзалаган рәхмәт хаты һәм “Татмедиа” хәзерләгән кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Шулай ук авылда үрнәк гаилә булып яшәгән парлар, юбилярларга да истәлекле бүләкләр күп тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев